+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 октябрь 2025, 06:15

«Асад» студентлар белән очрашты

Яугир яшьләргә якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде.

«Асад» студентлар белән очрашты«Асад» студентлар белән очрашты
«Асад» студентлар белән очрашты
— Отпуск вакытында да безнең хәрби хезмәткәрләр бурычларына тугры кала. «Асад» позывнойлы яугир кыска вакытлы ялда булганда студентлар белән аралашу өчен Уфа Фән һәм технологияләр университетының Хокук институтында булды, — дип хәбәр итте Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы Антон Тарасов.

Очрашу ачык әңгәмә форматында узды. Студентлар анда махсус хәрби операция зонасындагы реаль хәлне, Русия сугышчыларының көндәлек тормышы һәм батырлыклары турында яугирнең үзеннән белә алды.

Мондый әңгәмәләр бик зур тәрбия әһәмиятенә ия. Хәзер яшьләргә дөрес рухи-әхлакый юнәлеш бирү, аларда Туган ил алдында бурыч, намус һәм Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү бик мөһим. Ялда булган башка сугышчылар кебек үк, яугир «Асад» та нәкъ менә шушы катлаулы, ләкин бик кирәкле эш белән шөгыльләнә дә инде.

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас