+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 октябрь 2025, 04:35

“Безнең өчен чит солдат юк!”

Федоровка районының Балыклы авылында яугирләргә ярдәм һәм Җиңүне якынайту максатында колачлы эш җәелдерелгән.

“Безнең өчен чит солдат юк!”“Безнең өчен чит солдат юк!”
“Безнең өчен чит солдат юк!”
Федоровка районының Балыклы авылы мәдәният йорты эшчәнлеге хакында беренче тапкыр гына язуыбыз түгел. Элекке еллардагы кебек үк, биредә милли-мәдәни тормыш та, “Энҗеләр” ансамбле эшчәнлеге дә гөрләп тора. Бәйрәм саен төрле мәдәни һәм патриотик чаралар оештырыла, халык йолаларын саклау һәм үстерү, яшь буынга җиткерү юнәлешендә максатлы эш алып барыла.

Актив милли-мәдәни эшчәнлек алып баручы Рәйфә Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге коллектив 2022 елда илдә махсус хәрби операция игълан ителү белән яугирләргә ярдәм итү һәм Җиңүне якынайту максатында да колачлы эшчәнлек җәелдергән. Аерым алганда, гаять көчле рухлы ханым һәм зур оештыру сәләтенә ия актив җәмәгать эшлеклесе Азия Исәнбаева башлангычы белән һәм җитәкчелегендә мәдәният йорты каршында “Җиңү өчен” волонтерлар төркеме оештырылган. Ике дистәдән артык ватанпәрвәр ханымны берләштерүче әлеге төркем көче белән мәдәният йортында яугирләргә ярдәм буенча зур штаб булдырылган.
 
Без килгәндә дә биредә мәдәният йортының бер өлешендә дистәләгән ханым яугирләрне дошман утыннан саклау өчен маскировка челтәре үрә иде. Икенче почмакта бер төркем оста хуҗабикәләрнең яңа гына пешереп, баллап катырган чәк-чәк, бавырсакларны яугирләргә күчтәнәчкә тартмаларга тутыруына шаһит булдык. Түрдә исә яугирләргә тәгаенләнгән, күңел һәм кул җылысын салып әзерләгән мендәрләр, җылы киемнәр, оекбаш-бияләйләр, башка кирәкле әйберләр өеп куелган.
 
— 2022 елның апреленнән башлап махсус хәрби операция зонасына 200 тирәсе маскировка челтәре, 87 мендәр, 114 матрас, 65 юрган, 50 килограмм бал, 93 тартма чәк-чәк, бавырсак, 117 тартма тукмач, ике генератор, бик күп кием-салым, башка кирәк-ярак әзерләп озаттык. Шәхсән үзем яугирләребезгә 475 данә шәм әзерләп юлладым. Гуманитар ярдәмне Федоровка районыннан баручы олау белән дә, ялга кайткан яугирләребез артыннан да юллыйбыз. Соңгысында олау Херсон юнәлешендә хезмәт итүче яугирләргә илтелде, анда Федоровка районыннан да байтак егетләребез ил иминлеген саклый. Гомумән, безнең өчен чит солдатлар юк. Безгә һәр яугир якын, кадерле һәм аларга ярдәм итеп, уртак Җиңүне якынайту төп максатыбыз булып тора, — диде “Җиңү өчен” волонтерлар төркеме җитәкчесе Азия Сафиулла кызы.
 
Дөресен әйтергә кирәк, район үзәгендә дә түгел, ә кечкенә авылда бер төркем апаларның берләшеп, Җиңү хакына шушы рәвешле гаять колачлы эш башкаруы аларга карата чиксез хөрмәт тә, соклану да уятты. Шул ук вакытта хаклы ялдагы кешеләргә олау-олау гуманитар ярдәм әзерләү өчен матди чыганакның булуы да кирәк бит әле. Баксаң, бу мәсьәләне хәл итүдә дә тирән тарихлы Балыклы авылы халкы һәм анда канат ныгытып, бүген республикабызның, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташлар чын мәгънәсендә каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә.
 
— “Җиңү өчен” волонтерлар төркеме эшенә башлангыч биргәч тә авыл халкына, җаваплы вазыйфалар башкаручы күренекле якташларыбызга мөрәҗәгать иттек. Әйтергә кирәк, һәркем диярлек Җиңү хакына изге эшкә кушылды. Шөкер, яугирләребезгә гуманитар олау туплауда кирәкле материаллар, әйберләр белән дә, акчалата да, кул көче белән дә ярдәм итүчеләребез шактый. Аларның һәрберсен аерым әйтеп тормыйм, фәкать төркемебез, яугирләребез исеменнән чиксез рәхмәт сүзләребезне генә җиткерәм. Эшне шулай оешкан төстә һәм колачлы итеп алып барырга аена ике тапкыр үткәрелүче “Җомга хәере” акциясе дә ярдәм итә. Һәр акция саен игелекле якташларыбыз һәм авылдашларыбыз ярдәме белән 20-25 мең сум акча җыела. Хәтта балалар да дару үләннәре, миллекләр әзерләп сатып, акчасын Җиңү фондына кертте. Әлеге акчаларны да яугирләребезгә иң кирәкле әйберләр сатып алуга һәм материаллар хәстәрләүгә тотынабыз, — диде бу уңайдан, “Җиңү өчен” волонтерлар төркеме эше үзенчәлекләре белән таныштырып, Азия Исәнбаева.
 
Әйтергә кирәк, “Җиңү өчен” волонтерлар төркеменең эше хәтта авылда иң кызу эш чоры булган җәй айларында да тукталып тормаган. Һәр атнаның өч көнендә әлеге авыл апалары, эшкә килгән кебек, иртәнге 9га авыл мәдәният йортына җыела. Һәр ике көн саен аларның җитез куллары белән яугирләребезнең гомерен саклаучы бер маскировка челтәре әзерләнә.
 
Без килгәндә дә олы җанлы ватанпәрвәр апалар Зилә Корбангалиева, Гөлфия Идрисова, Зөбәрҗәт Әбубакирова, Гөлйөзем Исхакова, Гөлниса Фаткуллина, Тәслимә Буракаева, Зөһрә Хәбибуллина, Зөлфия Мортазина, Рәзилә Йомагулова, Светлана Канзитарова, Нәсимә Мөхәммәтшина, Рәйфә Рәхмәтуллина чираттагы маскировка челтәрен үрә иде. Азия Исәнбаева яугирләргә инде йөзгә якын тартма татлы сый әзерләп озаткан чәк-чәк һәм бавырсак пешерү осталары Лилия Зәбирова һәм Гөлнур Ишманованы да зур хөрмәт һәм мактау сүзләре белән телгә алды. Яугирләргә “сары шикәр” дигән сый әзерләүче Фәния Хәсәнова, Рәсимә Рәхмәтуллина, Наилә Сәйфуллина, 85 яшьлек Әлмира Насыйровага да чиксез рәхмәт, дан һәм хөрмәт! Уллары, каһарман яугир, СВО зонасында батырларча һәлак булган Айдарның әти-әнисе Зәйнәп һәм Зифир Хәбибуллиннар да барлык эшләрнең уртасында кайный. Күркәм сабырлык, дан һәм хөрмәт батыр ул үстергән ата-анага!
 
Балыклылылар махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рим Биктимеров һәм Арнольд Анисков турындагы якты хәтерне дә кадерләп саклый. Тагы да өч батыр якташларының Җиңү белән исән-имин тизрәк туган төякләренә әйләнеп кайтуы өчен дә барлык тырышлыгын салалар. Әйтергә кирәк, “Җиңү өчен” волонтерлар төркеменең бу юнәлештәге колачлы эшчәнлеге төрле ведомстволарның Рәхмәт хатлары, шулай ук хәрби частьның Рәхмәт хаты белән дә билгеләнгән!
 
— Җиңүне якынайтуга алга таба да барлык көчебезне салачакбыз! Ә ул яуланганнан соң “Җиңү өчен” волонтерлар төркеме берләштергән коллективыбыз белән иттән ярымфабрикатлар әзерләү цехын ачарга ниятлибез. Без инде бер-беребездән аерыла алмыйбыз һәм бу эшчәнлегебез, яңа эш урыннары булдырып, Балыклы авылының киләчәген хәстәрләү булачак, — диде алга һәрдаим зур максатлар куеп эшләүче “Җиңү өчен” волонтерлар төркеме җитәкчесе, булдыклы ханым Азия Исәнбаева.

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас