

Сибайдан гуманитар колонна белән хәрбиләргә җиңел автомобильләр, питбайклар, маскировка челтәрләре, шулай ук башка кирәк-яраклар, азык-төлек җибәрелде.
Яугирләргә гуманитар ярдәмне илтүдә Сибай хакимияте башлыгы Сергей Озерцов катнашты. Ул якташларыннан сәламнәр ирештерде һәм аларның рухлары көчле булуларын ассызыклады. Һәм якташ яугирләребезнең һичшиксез җиңү белән туган төбәккә кайтуларына ышанычын белдерде.
"Солдатлар сездән бик зур ярдәм тоя,бу яугир ир-егетләр өчен бик кыйммәтле. Изге теләкләр һәм кайгыртучанлык белән җыелган барлык посылкалар, шулай ук балалар хатлары аларга аерым көч бирә", - дип мөрәҗәгать итте халыкка Сергей Вениаминович социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.
Моңарчы, күптән түгел гуманитар йөк партиясен махсус хәрби операция зонасына Федоровка районыннан илтәннәр иде. Ул вакытта гуманитар конвойны фронтка шулай ук муниципалитет хакимияте башлыгы Венер Насретдинов озата барды. Федоровка районы халкы якташларына фронтка экскаватор, "Газель" һәм "Нива" автомобильләре, питбайк, бензопычкылар, бензогенератор, маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре юллаган иде.
Фото: "Башинформ"