+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Батырлар дәвере
14 октябрь 2025, 17:10

“Сагындырды синең моңнарың”

Радик Динәхмәтов, СВОдан кыска вакытлы ялга кайткач, халык белән очрашуларда, "Батырлык дәресләре"ндә катнаша.

“Сагындырды синең моңнарың”“Сагындырды синең моңнарың”
“Сагындырды синең моңнарың”


Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов үз теләге белән Советлар Союзы Герое, генерал Таһир Кусимов исемендәге өченче батальонның медвзводына хезмәт итә.

Бу кайтуында да ул Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләрендә шундый очрашуларда булган. Бу хакта ул Уфаның 1нче китапханәсендә "Сәхибҗамал" оешмасы оештырган очрашуга килгәч әйтте. Әйткәндәй, китапханәчеләр дә очрашуга әзерләнеп, Радик Биктимер улын ихлас сәламләде, СВО темасына багышланган китап күргәзмәсе дә тәкъдим итте.

– Мин дүртенче тапкыр кыска вакытлы ялга кайттым. Беренчесендә үк командирыбыз ялга кайтучы сугышчыларга туган якларында очрашуларга йөрергә, “Батырлык дәресләре”ндә катнашырга кушты. Шуңа күрә дә, кайда чакырсалар да, мин баш тартмыйм, чөнки без халыкка дөреслекне җиткерергә, үз геройларыбыз хакында сөйләргә тиеш.

Махсус хәрби операциядә катнашучы яшьләребез сокландыра, горурлык хисе уята. Дөресен әйткәндә, мин үземнең инде өлкән яшьтә икәнлегемне СВОга баргач кына тоя башладым. Инде күпләр миңа “Әсән бабай” дип тә дәшә һәм мин моңа каршы түгел. Төп хезмәтемнән тыш, җыр, музыка аша сугышчыларның рухын күтәрергә тырышам. Моны миссиям дип кабул итәм.

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәркемгә якыннарыннан, туган якларыннан хат алу, ярдәмнәрен тою бик мөһим. Бүгенге очрашудан файдаланып, “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзаларына кат-кат рәхмәт сүзләре әйтәм. Сезгә рәхмәтләрен танкист егетләребез дә җиткерергә кушты. Үткәнендә сез сугышчылар өчен җибәргән посылкада җылы курткалар да бар иде. Нәкъ шул җылы, уңайлы курткаларны киеп йөргән сугышчылар белән ялга кайтыр алдыннан очрашырга насыйп булды. Бары тик бердәм булганда гына Җиңү безнең якта булачак! – диде Радик Биктимер улы.

Радик Динәхмәтов ялы вакытында туган Дүртөйле районының 95 еллык юбилеенда, 8нче октябрьдә Әсән авылы мәдәният йортында галим, педагог, шагыйрь Ганс Хәкимовны 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган чарада, Республика көненә багышланган тантаналы концертта дулкынланып чыгыш ясаган. Боларны аның үзенә генә хас ихласлык белән башкарып чыгуына, һәр очрашуга барыр өчен көч һәм вакыт табуына сокланасы гына кала.

Бу очрашуны әдәби кичә форматында әзерләп, оешмабызның якын дустын беразга гына булса да сугыш хатирәләреннән арындыру максатыннан шигырь укуларны да тәкъдим иттек. Үзенең лирик шигырьләре белән танылган шагыйрәбез Дилә апа Булгакова кичәне ачуга, Радик Динәхмәтов 1993 елдан ук үз репертуарында булып, әле дә иң популяр саналучы “Зәңгәр күзле кыз”ны җырлап, тамашачыларның алкышларына күмелде. Радик, җыр сүзләренең авторы Дилә апабыз алдында тезләнеп, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чарага Радик Динәхмәтовның якташлары да килгән иде. Алар арасында танылган шагыйрә Фәния Габидуллина да булып, якташы белән беренче очрашуын һәм “Кызыл таң” гәзитендә аның хакында беренчеләрдән булып мәкалә язуын әйтте һәм Радик Динәхмәтовка багышлап язылган шигырен укып ишеттерде. Бу шигырь юллары күптән язылса да, бүген дә актуаль булып кала. Менә ул.

Язгы яңгыр кебек

Язгы ташкын булып ургылып керә
Күңелләргә синең җырларың.
Я иркәли назлы җил булып ул,
Хәтерләтә тургай моңнарын.
Күкрәп яуган язгы яңгыр кебек
Сафландыра безнең күңелне.
Синең җырдан илһамланып күпләр
Яшәүгә дәрт ала түгелме?
Ә кайчакта яшен булып телә
Сагыну-сагыш тулы хисләрең,
Искә төшерә авыл урамында
Җырлап күңел ачкан кичләрне.
Челтер-челтер аккан чишмә буе...
Күз алдында хозур тамаша:
Каерылып печән чаба ирләр,
Такыя үрә кызлар җыр аша.
“Зәңгәр күзле кызың” - бик күпләрнең
Хыялында йөргән кызы ул.
“Әл дә син бар әле дөньяда” дип,
Сөйгәненә әйтер сүзе ул.
Синең җырың белән бизәп яза
Мәхәббәт хатларын гашыйклар,
Синең җырда көткәннәргә – өмет,
Сүнгәннәргә кайнар учак бар.
Ярсуларны сабыр моңың белән
Кайтарасың тыныч халәткә,
Җырлыйсың да, уйнап, биисең дә,
Сокланабыз синең сәләткә.
Өләш әле, әйдә, җырларыңны,
Сагындырды синең моңнарың.
Ешрак мен, җырчы, сәхнәләргә,
Юксындырма безне югалып.

Дүртөйледән шагыйрь Венер Фәттах, Яр Чаллы кунагы, танылган шагыйрә Рәзинә Мөхияр, Флера Шәрипова да үз шигырьләрен укып ишеттерсә, Наҗар Нәҗминең бертуган агасы Карамның кызы Лена Нәҗметдинова, Кушнаренкодан Зилина Габбасова Әнгам Атнабаевның шигырьләрен укып, кичәне ямьләделәр. Ә инде кичәнең рәсми өлеше полк гимны белән тәмамланды. Аны Радик Динәхмәтов башкарып, рухны күтәрде, бердәмлектә көч икәнлеген тагын бер кат искә төшерде.

“Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары әзерләп алып килгән күчтәнәч һәм бүләкләрне Радик, сугышчан дуслары белән дә уртаклашачагын белдереп, рәхмәт әйтте.

Матур мизгел булып тарих битләрендә язылачак һәм чарада катнашучы һәркемнең күңелендә сакланачак хатирәләргә бай бу кичә мул чәй табыны артында дәвам итте. Кичәдә иң еш яңгыраган теләкләр – “Тизрәк сугыш тәмамланып, ир-егетләребез исән-имин кайтсын”, “киләчәктә матур очрашулар насыйп булсын!”

Әйе, һәркайсыбызның язмышы, гомер озынлыгы Аллаһ кулында. Нәкъ шагыйрә Рәзинә Мөхияр шигырендәге кебек:
Һәр кешенең гомере кыл өстендә...
Кайчан китү – Аллаһ тәкъдире.
Яшәгәндә матур итеп яшик,
Бер мизгел дә кайтмый бит кире.

Зөһрә ИСЛАМОВА, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас