+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 октябрь 2025, 12:16

Яклаучыларыбыз да, җитәкчеләребез дә

2024 елның февралендә Русия Президенты Владимир Путин ветераннар һәм СВО яугирләре өчен «Геройлар вакыты» дип аталган яңа кадрлар программасы старт алуы турында белдерде.

Яклаучыларыбыз да, җитәкчеләребез дәЯклаучыларыбыз да, җитәкчеләребез дә
Яклаучыларыбыз да, җитәкчеләребез дә

Арытаба төбәкләрдә мондый проектлар башлангычы белән чыга башлады. Башкортстан Республикасы Башлыгының 2025 елның 12 февралендәге «Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен "Башкортстан Геройлары" программасын гамәлгә ашыру турында»гы Указына ярашлы рәвештә, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе тарафыннан, РАНХиГС консультация ярдәме белән, дәүләт һәм муниципаль идарә буенча «Башкортстан геройлары» барлыкка килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан программада катнашуга гаризалар саны иң күп булган төбәккә әверелде.

Кандидатлар тестлаштыру, онлайн-әңгәмә, сынауларның көндезге этабы һәм өстәмә биремнәр үттеләр. Конкурс йомгаклары буенча дстәләгән сайлап алынды, аларга республиканың Идарә командасыннан остазлар беркетеләчәк.

Бер ел дәвамында катнашучылар заманча чынбарлыкта дәүләт һәм муниципаль идарә практикасы, гамәлдәге законнар, икътисад тармаклары, социаль өлкә турында тулы белем алачаклар. Программа ел дәвамында «Дәүләт сәясәте һәм дәүләт идарәсе системасы», «Икътисад һәм финанслар», «Төбәк һәм муниципаль идарә», «Идарә итүнең заманча технологияләре»дигән гомуми исемнәр астында гамәлгә ашырылачак дүрт көндезге модульне үз эченә ала. Барлык күрсәтелгән модульләр дә гамәлгә ашыруга әзер. Укуның беренче этабы 21-31 июльдә Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы базасында узды. Структур яктан модуль комплекслы укытудан тора иде, аңа белем бирү дисциплиналары буенча лекцияләр һәм семинарлар, шәхесне үстерү һәм команда булдыру дәресләре, профессиональ күнекмәләр тренинглары, мәдәни-агарту һәм иҗади чаралар, мастер-класслар, остазлар белән очрашулар керде.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас