

Әлеге медаль Башкортстанда 2024 елның сентябрендә гамәлгә куелган иде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 19 әтисе бүләкләнде. Алар, чыннан да, чын патриотлар - Ватанны саклаучылар тәрбияләгән, актив иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә тылда ярдәм итә, СВО уздыру зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшыра, яшьләр өчен үрнәк булып тора. Кызганычка каршы, бик күп бүләкләнүчеләрнең уллары батырларча һәлак булган. Чара чын ир-егетләр - Ватанны саклаучыларны тәрбияләүчеләргә ихлас рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирде.
- Бүген без үз илебезне сакларга әзер булган чын ирләр тәрбияләгән әтиләрне хөрмәтлибез. Улларына батырлык, җаваплылык, Ватанга мәхәббәт салган әтиләр алар. Әлеге медаль сезнең батырлыгыгыз, мәхәббәтегез һәм Ватанны саклаучылар белән какшамас элемтәгез символы булсын, - дип ассызыклады, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, проект авторы, «Русия халыклары ассамблеясе» төбәк бүлекчәсе рәисе, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.
Тантаналы чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Башкортстан буенча Баш федераль инспекторы Александр Окатьев, Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов, мәдәният министры урынбасары Эльза Караморзина, Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Салават Хөсәенов, «Бәхет территориясе», «Уфа хосписы», «Воскресенский собор» хәйрия фондларының Попечительлек советлары рәисе Каринэ Хәбирова, Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе, республиканың СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков та катнаштылар. Алар батырларның әти-әниләренә чын ир-егет, илебезнең патриотларын үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Бүләкләнүчеләр арасында Балтач районыннан Харис Сибатов та бар иде. Ул хатыны белән 5 кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Бүген уллары - "Танып" позывнойлы яугир - СВО зонасында. "Танып" хәрби хәрәкәт барышында каһарманлык һәм хәрби осталык, югары дисциплина күрсәтүен, хәрби уңышлар яулавын дәвам итә. Ул Суворов, Жуков, генерал Шәйморатов, «Сугышчан батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» һәм башка медальләр, шулай ук Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.
- Ул бик ачык йөзле, ярдәмчел, һәркем белән уртак тел таба торган булып үсте. Махсус хәрби операциягә китәргә теләк белдергәч, әлбәттә, каршы булдык. Әмма аны уйлаган эшеннән кире борып булмый. "Барысы да анда бит, мин дә барам", - диде. Һәрвакыт аралашып торабыз, командирларыннан рәхмәт сүзләре ишетәбез. Тизрәк исән-имин кайтсын, дип, көн саен телибез, - диләр "Танып"ның әтисе Харис абый һәм әнисе Фридә апа.
Әйткәндәй, егет ярты ел элек отпускка кайтып, өйләнеп киткән. "Җиде ел очрашып йөрдек. Китәргә теләк белдергәч, әлбәттә, кыен булды. Әмма ул җитди карарга килгән иде, димәк, барысы да яхшы булачак", - ди яугирнең хатыны Нурия.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Танып" яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә дә актив катнаша. Ул Иске Балтач авылының беренче санлы мәктәбендә музей оештырган. Егет кыска вакытлы ялга кайткан саен СВО зонасындагы төрле сугышчан әйберләр белән аны тулыландырып тора. Шулай ук укучылар белән очрашуларда да еш катнаша ул.
Чара кысаларында яугирләргә автомобильләр дә тапшырылды.
Әсхәт Гыйбатуллин 2023 елның 18 декабрендә Салават шәһәре хәрби комиссариатында махсус хәрби операциядә катнашу өчен Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган. Үзен дисциплиналы хәрби хезмәткәр буларак күрсәткән. 2024 елның 15 мартында Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында сугышчан бурычын үтәгәндә ике аягын да ампутацияләүгә китергән авыр җәрәхәт алган. Күрсәткән батырлыгы өчен Әсхәт Батырлык ордены һәм «Сугышчан батырлык өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
Әсхәт Әнвәр улы «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы чараларында актив катнаша. Фондтан техник тернәкләндерү чаралары һәм адаптив кием алуга гариза бирелгән. Әле күптән түгел генә сөйгәне Рита белән тормышларын бәйләгәннәр.
Денис Гобәйдуллин Туймазы районының Түбән Сәрдек авылында туган. 2022 елның 16 октябрендә СВОга өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган. Сугышчан батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән. 2024 елның 29 гыйнварында авыр яраланганнан соң быел февральдә сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителгән. Хатыны белән 5 яшьлек кызларын тәрбиялиләр.
Александр Данилов фотосы.