+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 октябрь 2025, 13:46

Яудашын гәүдәсе белән каплаган

Сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Азамат Муллашев дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

Яудашын гәүдәсе белән каплаганЯудашын гәүдәсе белән каплаган
Яудашын гәүдәсе белән каплаган

Салаватта «Башкортстан» мотоукчылар полкы хәрбиләре Азамат Муллашев һәм Ирек Гыйльмияров очрашты. Бер ел элек Муллашев дроннар һөҗүме вакытында Гыйльмияровны коткарып калган булган.

Азамат белән Ирек 2023 елда хәрби контрактка кул куйганнан соң, 31нче «Башкортстан» полкының 3нче батальоны сафларына кабул ителгәннәр. «Вирус» позывнойлы беренчесе 8нче ротада фельдшер булып хезмәт итсә, икенчесе штурмовик булган һәм 9нчы ротада «Мөселман» позывнойлы булган.

Хезмәт вакытында "Мөселман" яудашлары белән яралыларны «Вирус» эшләгән медицина блиндажына озата барган.

Узган елның 25 октябрендә Гыйльмияровка яңа ноктага бәреп керү бурычы куела. Аңа кадәр 100 метр калгач, дошман көчле миномет уты ача, шулай ук өстән дроннар һөҗүм итә. "Мөселман"ның аягы сына. Яраланган штурмовикны иптәшләре ышык урынга өстерәп алып керә һәм эвакуация төркемен чакырта.

«Безне әлеге ышык урынга керттеләр - бу дошманның гадәти хәйләсе, ә менә кире чыгармадылар, чыгу җиңел булмады. Без урман массивына кадәр барып җиттек диярлек, тик шул чакта безгә дроннар һөҗүм итә башлады. Аларның каты чинавын хәтерлим... секундлар калды. Яралы өстендә „птичка“ эленеп торуын күрдем. Дөресен генә әйткәндә, бу ниндидер уйланылган карар да түгел иде: мин йөгереп килдем дә "Мөселман"ны үзем белән капладым. Бах!»

Арытаба яралыларны госпитальгә озаталар. Хәзер инде яудаш дуслар һәрвакыт элемтәдә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас