+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 октябрь 2025, 04:26

Батыр яугирләр үстергән әтиләргә дан һәм хөрмәт!

Бәйрәм алдыннан аларга иҗтимагый медальләр тапшырылды

Батыр яугирләр үстергән әтиләргә дан һәм хөрмәт!Батыр яугирләр үстергән әтиләргә дан һәм хөрмәт!
Батыр яугирләр үстергән әтиләргә дан һәм хөрмәт!

“Ватанны саклаучының әтисе” медале Башкортстанда 2024 елның сентябрендә гамәлгә куелган иде. Бу юлы махсус хәрби операциядә катнашучы 19 яугирнең әтисе бүләкләнде. Алар – чыннан да, чын патриотлар: Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәннәр, актив иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәләр, ветераннарга һәм аларның гаиләләренә тылда ярдәм итәләр, СВО уздыру зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшыралар, яшьләр өчен үрнәк булып торалар. Кызганычка каршы, күпләренең уллары батырларча һәлак булган. Тантана чын ир-егетләр тәрбияләүчеләргә ихлас рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирде.

– Бүген без илебезне сакларга әзер булган чын ир-егетләр тәрбияләгән әтиләрне хөрмәтлибез. Уллары йөрәгенә батырлык, җаваплылык, Ватанга мәхәббәт хисләре салган әтиләр алар. Әлеге медаль сезнең батырлыгыгыз, мәхәббәтегез һәм Ватанны саклаучылар белән какшамас элемтәгез символы булсын, – дип ассызыклады, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, проект авторы, “Русия халыклары ассамблеясе” төбәк бүлекчәсе рәисе, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.

Тантаналы чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Башкортстан буенча Баш федераль инспекторы Александр Окатьев, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Салават Хөсәенов, Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич, мәдәният министры урынбасары Эльза Караморзина, “Бәхет территориясе”, “Уфа хосписы”, “Воскресенский собор” хәйрия фондларының Попечительлек советлары рәисе Каринэ Хәбирова, Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе, республиканың СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков катнаштылар. Алар батырларның әти-әниләренә чын ир-егет, илебезнең патриотларын үстергәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Бүләкләнүчеләр арасында Балтач районыннан Харис Сибатов та бар иде. Ул хатыны белән 5 кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Бүген уллары – “Танып” позывнойлы яугир – СВО зонасында. “Танып” хәрби хәрәкәт барышында каһарманлык һәм хәрби осталык, югары дисциплина күрсәтүен, хәрби уңышлар яулавын дәвам итә. Ул Суворов, Жуков, генерал Шәйморатов, “Сугышчан батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” һәм башка медальләр, шулай ук Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.

Әйткәндәй, егет ярты ел элек кыска вакытлы ялга кайтып, өйләнеп киткән. “Җиде ел очрашып йөрдек. Китәргә теләк белдергәч, әлбәттә, кыен булды. Әмма ул җитди карарга килгән иде, димәк, барысы да яхшы булачак”, – ди яугирнең хатыны Нурия.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: “Танып” яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә дә актив катнаша. Ул Иске Балтач авылының 1нче мәктәбендә музей оештырган. Егет ялга кайткан саен СВО зонасыннан төрле сугышчан экспонатлар белән аны тулыландырып тора. Шулай ук укучылар белән очрашуларда да еш катнаша ул.

Чара кысаларында яугирләргә автомобильләр дә тапшырылды. Шул батырларның берсе Әсхәт Гыйбатуллин 2023 елның 18 декабрендә Салават шәһәре хәрби комиссариатында махсус хәрби операциядә катнашу өчен Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган. Үзен көчле рухлы хәрби хезмәткәр буларак күрсәткән. 2024 елның 15 мартында Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында сугышчан бурычын үтәгәндә ике аягын да ампутацияләүгә китергән авыр җәрәхәт алган. Күрсәткән батырлыгы өчен Әсхәт Батырлык ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас