+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 октябрь 2025, 07:26

Яугирләр белән очрашу үтте

Яңавыл районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Илдар Маликов кыска вакытлы ялга кайткан СВО сугышчылары белән очрашты.  

Яугирләр белән очрашу үттеЯугирләр белән очрашу үтте
Яугирләр белән очрашу үтте

Очрашуга килгәннәр арасында «Искра» һәм «Арена» позывнойлы хәрби хезмәткәрләр дә булды.

«Искра» — өлешчә мобилизация буенча СВО катнашучысы, ә 2024 елда ул Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Яугир махсус операция тәмамланганнан соң туган иленә кайтырга һәм аның үсешенә актив ярдәм итәргә ниятләвен белдерде.

“Арена" — кадровый офицер, ул ассызыклаганча, Башкортстан солдатларының күп кенә фронт сынаулары тыл ярдәме белән җиңелә. Ул, шулай ук, хәрбиләргә әхлакый һәм финанс яктан ярдәм иткән барлык якташларына рәхмәт белдерде, аларның уртак җиңүгә ирешүдә катнашуларының мөһимлеген билгеләп үтте.

Бу очрашу сугышчылар белән аларның туган ягы арасындагы тыгыз элемтәне, шулай ук куелган бурычларны уңышлы үтәү өчен кирәкле үзара ярдәмләшүне искә төшерде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас