

Якташыбыз, Санкт-Петербургның Н. Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясе вәкиле, татар-башкортларның “Питер буйлары” милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Салават Тимербәковның күптән түгел “Кызыл таң”гәзите редакциясендә журналистлар белән очрашуы турында язган идек инде. Салават Рәүф улы “Республика Башкортостан” нәшрият йорты оештырган “Добрая подписка” акциясенә кушылды һәм Стәрлебаш районының Яңгырча мәктәбенә, үзенә белем биргән педагогларга, мәктәп укучыларына “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларына подписка ясады.
Аның күркәм эшләре илнең төньяк башкаласында да дәвам итә. Салават Рәүф улының, “Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар җәмгыяте" төбәкара мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рәшид Мәһдиев, шулай ук “Питер буйлары” ассоциациясе президенты Юлия Хучашева белән берлектә, яугирләргә күрсәткән рухи һәм матди ярдәмнәре аеруча игътибарга лаек. Алар тырышлыгы белән 16 октябрьдә СВОда катнашучы хәрбиләр гаиләләре белән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның Санкт-Петербургта узган концертында булган. Ә икенче көнне Ришат һәм аның төркеме Марийнский дәваханәсендә ятучы егетләребез каршында чыгыш ясаган.
“Мондый милли-мәдәни чаралар егетләрнең рухын күтәрә, көч бирә. Якташым Ришат Айрат улы безнең тәкъдимне хуплап, шунда ук теләктәшлек белдерде, рәхмәт аңа. Бу көнне без Рәшид Таһир улы һәм Юлия Рәфкать кызы белән берлектә Марийнский дәваханәсендә тернәкләнүче егетләргә гуманитар ярдәм дә оештырдык”, - ди Салават Рәүф улы.
Якташларыбыз ил өчен җаваплы бу көннәрдә чын егетләрчә ватанпәрвәрлек, бердәмлек күрсәтә, әфарин!
Фото Салават Тимербәковның шәхси альбомыннан.