+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 октябрь 2025, 10:49

Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү системасын эшләдел

Башкортстанда СВОда катнашучыларга ярдәм итү һәм аларның гаиләләре турында кайгырту өстенлекле бурыч булып тора, дип белдерде Хөкүмәтнең ЦУРда үткән оператив киңәшмәсендә республика Хөкүмәте вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов. Бу эшкә башкарма органнар, муниципалитетлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм волонтерлар җәлеп ителгән.

Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү системасын эшләделБашкортстанда СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү системасын эшләдел
Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү системасын эшләдел
Барыннан да элек фронттан кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе тора, дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов. Моның белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре район һәм шәһәр хакимиятләре белән берлектә шөгыльләнә. Махсус алгоритм эшләнгән, аның буенча республика хәрби комиссариаты ай саен мәшгульлек үзәкләренә мәгълүмат җибәрә. Һәр сугышчыга куратор беркетелә. Хәзерге вакытта 1838 кеше эш тапкан, 174 кеше үз эшен ачкан.

Моннан тыш, республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алырга әзер булган эш бирүчеләр реестры төзелде.

Кайткан сугышчыларга тулы медицина тикшерүе уздыру һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтү ярдәмнең мөһим өлеше булып тора. Бүгенгә 1847 катнашучы диспансерлау узган, 1549 кеше тернәкләндерүгә җибәрелгән.

Шифаханә-курорт дәвалануы иң популяр ярдәм чараларының берсе булып тора. Аннан 8 меңнән артык махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары файдаланган.

- Безнең сугышчыларның балалары аерым игътибар астында кала. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 10 меңгә якын баласы бушлай балалар бакчаларына йөри, 9,5 меңнән артык бала шәһәр читендәге лагерьларда ял иткән, 4150 бала шифаханә-курортларда дәвалана, 18 меңнән артык бала түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөри, 858 бала сертификат яисә республика колледжында уку бәясен компенсацияләү алган. 20 меңнән артык укучы ике тапкыр түләүсез туклану белән тәэмин ителгән. Шулай ук 3 меңнән артык колледж студенты түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителгән, — дип сөйләде Руслан Хәбибов.

Республикада каралган ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары игътибарсыз калмаячак, дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов.

Фото: Башинформ


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас