+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 октябрь 2025, 05:30

“Укытучы” хезмәттә дә, яуда да сынатмый!

Махсус хәрби операция башлану белән мәктәпләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү белән шөгыльләнүче укытучы ир-егетләр дә, башкаларга үрнәк күрсәтеп, илебезгә янаучы афәт белән көрәшүчеләр сафына бас­ты. Архангель районында да ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтеп, туган төяген, илен саклау максатында кулына корал алган кешеләр байтак. Шуларның берсе – Максим Горький авылы мәктәбенең физик культура һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәннәре укытучысы Нур Бәширов.

“Укытучы” хезмәттә дә, яуда да сынатмый!“Укытучы” хезмәттә дә, яуда да сынатмый!
“Укытучы” хезмәттә дә, яуда да сынатмый!
“Укытучы” позывнойлы яугирнең барлык хезмәт биографиясе балаларга белем һәм тәрбия бирү белән бәйле. Нур Зиннур улы педагогия колледжында “физик культура укытучысы” белгечлеге алып чыккан. Аннары дипломлы белгеч армия сафларына алына. Төньяк Осетиядә артиллергия гаскәрләрендә хезмәт итү аның өчен чын батырлык мәктәбе була. Контракт төзеп, тагын өч ел дәвамында ул батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтә, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
Тыныч тормышка кайткач, белемен камилләштерә – педагогия академиясенә укырга керә. Шул ук вакытта авыл биләмәсендәге яшьләр белән эшли, яшь көрәшчеләрне тәрбияли. 2014 елдан бирле ул Максим Горький авылындагы мәктәптә физик культура һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләрен укыта. Аның дәресләрендә балалар физик яктан гына үсешми, патриотик тәрбия дә ала. Ул тәүгеләрдән булып дәресләрдә Русия һәм Башкортстан гимннарын башкару традициясен кертә.
Укучылары да, хезмәт­тәшләре дә аны һөнәри осталыгы, эшен барлык күңелен биреп башкаруы өчен ярата һәм хөрмәт итә. Аның тәр­бияләнүчеләре – район һәм республика күләмендәге байтак ярышларда һәм чемпионатларда җиңүчеләр һәм призерлар. Димәк, бу һөнәрне сайлап, “Укытучы” һич тә ялгышмаган.
Махсус хәрби операция башлану белән ул үзенең анда кирәк булуын аңлый. 2023 елның августында, йөрәк кушуы буенча һәм гаилә традицияләренә тугрылык саклап, Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм махсус хәрби операция зонасына юллана. Хезмәттә булганда да “Укытучы” мәктәбе турында онытмый. Кыска вакытлы ялга кайтканда да укучылары һәм хезмәттәшләре белән очраша, алар белән даими элемтәдә тора, мәктәп тормышында катнаша. Узган елның ноябрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлап көрәш буенча районара ярышлар оештырган.
Өч бала атасының илебезне саклау белән бәйле карарына гаҗәпләнәсе юк. Ул моны үзенең бурычы дип исәпли һәм башкаларга үрнәк күрсәтә. Әлеге вакытта ул “Башкортостан” 31нче мотоукчылар полкының Мөгыйн Нагаев исемендәге артиллерия ротасында старшина вазыйфасында хезмәт итә. Кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәткән яугир байтак хәрби бүләкләргә лаек булган – “Хезмәттә аерылып торганы өчен” медале белән хәтта ике тапкыр бүләкләнгән.
Хатыны Айгөл Таһир кызы билгеләвенчә, бүген махсус хәрби операция зонасында үзенең кирәк булуын ире яхшы аңлый. Физик яктан әзерлекле, хәрби бәрелешләрдә катнашу тәҗрибәсе булган кеше башкача булдыра алмый да. Шуңа гаиләсе дә аның бу карарына каршы килмәгән. Урындагы мәктәпнең 6нчы сыйныфында укучы кызы Камилла, өченче сыйныф укучысы Карина һәм 6 яшьлек улы Батырхан да әтиләре өчен зур горурлык кичерә һәм аның исән-имин кайтуын түземсезләнеп көтә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.


“Укытучы” хезмәттә дә, яуда да сынатмый!
“Укытучы” хезмәттә дә, яуда да сынатмый!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас