“Әгәр кеше үз-үзен тоту идеалын сакласа,
намуслы була, хәтта бу уңайсыз,
отышсыз яки хәвефле булса да”.
Уолтер Липпман.
“Исәнме, Айдар!
Кичәге шалтыратуың, әлбәттә, мине гаҗәпләндерде. Син – 1986 елгы чыгарылыш укучым бит. Тавышың инде ирләрчә, шул ук вакытта дулкынланган иде... Миңа: “Лиза апа, исәнмесез! Мин – Айдар Гәрәев. Махсус хәрби операциягә китеп барам, юлдабыз”, – дидең. “Ни өчен?” – дигән соравыма: “Лиза апа, Сез безне Туган илне яратырга, кирәк вакытта аны яклый белергә кирәк, дип тәрбияләдегез. Менә мин шунда – яу эчендәге иптәшләремә ярдәм итәргә барам”, – дидең. Аңа: “Бу гамәлең белән горурланам, сине көтеп алачагыма вәгъдә бирәм, Айдар!” – дип гади генә җавап бирдем. Ә син, күзләремнән яшьләр чыгарырлык итеп: “Лиза апа, Сезне кайтып кочакламыйча, үлмәячәкмен!” – дигән сүзләр әйттең. Мин, яшьләремне тыялмыйча: “Үлем турында уйлый күрмә! Мин исән, сәламәт талантлы укучымны көтеп алачакмын”, – дидем.
Айдар Гәрәев 1986 елда Кушнаренко районының Талбазы урта мәктәбен тәмамлый. Аңа илле биш яшь. Мәктәптә укыган елларын хәтерлим. Тырыш, ягымлы һәм сәләтле укучы булды. Сыйныфташы Винер Рәхимов белән бөтен мәктәп бүлмәләрен бизиләр иде. Уку йортыбызда әле дә алар төшергән рәсемнәр бар. Мәсәлән, урыс теле һәм әдәбияты бүлмәсендә Сергей Есенинга багышланган стенд тора. Анда мәшһүр шагыйрьнең “Русь советская” шигырендәге соңгы строфаны Айдар белән Винер сайлаган:
“Я буду воспевать
Всем существом в поэте
Шестую часть земли
С названьем кратким “Русь”.
“Ә хәзер син үзең дә, Айдар, нәкъ шул шигырьдә әйтелгәнчә, Ватаныңны “барлык җаның белән яклар өчен” үз юлыңны сайлагансың. Туган җир, халык һәм телгә сөю – укучыларым, сезнең юлдашыгыз. Болар татар теле һәм әдәбияты бүлмәсендәге стендлардагы Габдулла Тукай шигырьләрендә ачык чагыла.
Соңгы елларда, Айдар, Төмән өлкәсе Лангепас шәһәрендә яшәгәнеңне беләм. Син “Лукойл” компаниясенең хәвефсезлек хезмәтендә эшләдең. Гаиләң яхшы, хатының Виктория һәм ике балаң бар. Синең барысы да бар, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәдең, шуңа күрә гамәлең, чыннан да, хөрмәткә лаек. Әдәпле гаиләдә туып-үстең. Әтиең Назимбәк абый кышкы чорда терлек карады, җәен авыл хуҗалыгы техникасын йөртте. Әниең Зөлфирә апа колхозның алдынгы савучысы булды. Сез алардан хезмәт сөючәнлек, тырышлык, тәртипкә өйрәндегез. Табигать барчагызга да сәләт биргән. Абыең Флорит – профессиональ рәссам. Икенче абыең Айрат – баянчы, һөнәре буенча эретеп ябыштыручы. Апаң Флорида озак еллар аппаратчы вазыйфасын башкарды, үз өлкәсендә абруйлы хезмәткәр, шулай ук Лангепас шәһәрендә яши. Ә менә кечкенә сеңлең Альбина барыбызны да биюгә осталыгы белән таң калдыра иде. Бүген ул Кушнаренко үзәк дәваханәсендә сестра-хозяйка булып эшли. Гаиләгездә һәрвакыт мәхәббәт һәм бер-берегезгә хөрмәт тантана итте.
Айдар, кадерле укучым минем! Яхшы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуыңны телим! Табигать сезне искиткеч сәләтләр белән бүләкләгән, биредә дә сине саклар. Җиңү белән көтәм сине, Айдар!”
Лиза МИРОНОВА,
РСФСРның мәгариф отличнигы, БАССРның атказанган укытучысы.