

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Латыйповлар гаиләсе СВО зонасына гуманитар йөкләр озатуда даими ярдәм күрсәтә. Аларның тырышлыгы белән сугышчылар кирәкле транспорт чаралары һәм төзелеш материаллары гына түгел, ә туганнарыннан һәм якыннарыннан шәхси посылкалар да ала.
- Патриотлык - сүз генә түгел, ул конкрет гамәлләр, Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итү. Ил сугыша – димәк без ил белән. Бу безнең алгы сызыкка китәчәк икенче «Нива». Алдагы автомобиль СВОга җибәрү өчен махсус әзерләнгән. Ә "Буренка" - безнең гаилә машинасы, без аны авыр "внедорожный" шартлар өчен әзерләдек, – диде Рәфыйк Латыйпов.
Фото: mgazeta.com