+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 октябрь 2025, 05:45

“Буренка” СВОга китте

Уфадан Латыйповлар гаиләсе шәхси “Нива” машинасын алгы сызыкка озатты

“Буренка” СВОга китте“Буренка” СВОга китте
“Буренка” СВОга китте

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Латыйповлар гаиләсе СВО зонасына гуманитар йөкләр озатуда даими ярдәм күрсәтә. Аларның тырышлыгы белән сугышчылар кирәкле транспорт чаралары һәм төзелеш материаллары гына түгел, ә туганнарыннан һәм якыннарыннан шәхси посылкалар да ала.

– Ватанпәрвәрлек – гади сүз генә түгел, ул конкрет гамәлләр, Туган илебезне саклаучыларга ярдәм итү. Бу – безнең алгы сызыкка китәчәк икенче “Нива”. Баштагысы СВОга җибәрү өчен махсус әзерләнде. Ә “Буренка” – безнең гаилә машинасы, без аны катлаулы юллардан үтә алырлык итеп әзерләдек, – диде Рәфыйк Юнер улы.
Тапшырылган автомобиль диагностика узган һәм кайбер детальләре алмаштырылган. Моннан тыш, “Нива” өстәмә запас частьләр белән комплектланган, бу сугышчыларга кыр шартларында мөмкин булган ватылуларны тиз арада төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.


Автомобиль ачкычлары “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк координаторы, махсус хәрби операция ветераны Фәгыйть Латыйповка тапшырылды, ул Рәфыйк Юнер улы һәм Олеся Олег кызына ил язмышына битараф булмаганнары һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.


– Бүген “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк бүлекчәсе 17нче гуманитар йөк формалаштыра. Аны, алдагылары кебек үк, без билгеләнгән урынга илтеп җиткерәчәкбез. Яугирләребезгә монысы инде бишенче автомобиль, шулай ук генераторлар, тепловизорлар, антидрон мылтыклар, БПЛА детекторлары, тепловизион плащлар да тапшырдык. СВОда катнашучылар белдерүенчә, алар өчен иң мөһиме – Ватаныбызның ярдәмен, тылның алар белән бергә булуын, республиканың алар турында кайгыртуын тою, егетләр иңендә нинди җаваплылык ятуын аңлау, – диде фонд координаторы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас