Форум кысаларында тарихи хәтер, милли сәясәт һәм хәзерге Русия җәмгыятендә төрки халыкларның роле кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Глобальләшү чорында мәдәни төрлелекне саклау, дөньяда төрле халыклар арасындагы теләктәшлекне ныгыту юлларын эзләү аеруча мөһим. Форумда әйдәүче галимнәр һәм экспертлар фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Махсус хәрби операция темасына һәм Русия субъектларында яшәүче төрки халыкларның үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде.
Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова видеоэлемтә аша катнашучыларны сәламләде. “Махсус хәрби операция фронтта гына түгел, ә мәгълүмати мәйданда да бара. Бүген милли һәм конфессияара темаларга спекуляция ясарга омтылучылар бик күп. Ә бу очракта фәнни җәмәгатьчелек экспертларының сүзе әһәмиятле. Форум – мәгълүмати янауларга каршы бердәм команда булып тору өчен бик мөһим мәйданчык”, – диде ул.
Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет җитәкчесе Азат Фәттахов республиканың күпмилләтле төбәк булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, Башкортстанда төрле диннәргә караучы 100дән артык милләт вәкиле гасырлар буе дус-тату яши, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, үзара татулык традицияләрен үстерә.
“Русия халыклары ассамблеясе”нең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе һәм “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина халыкларны берләштерүнең һәм уртак мәнфәгатьләр хакына эшләүнең мөһимлегенә басым ясады.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин милләтара элемтәләрне ныгытуда форумның ролен югары бәяләде.
Форум кысаларында махсус операция ветераннарына, Русиядәге балалар өчен төрки телле контентка, Русия халыклары һәм төбәкләре тарихына, ватанпәрвәрлек, милләтара татулык мәсьәләләренә, шулай ук Ватанны саклаучылар истәлегенә багышланган секцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр” эшләде. Халыклар тарихы концепциясе һәм Евразия киңлеген үстерү перспективалары турында фикер алышуга аерым урын бирелде. Форум Русия халыклары, аерым алганда, илнең бай мәдәни һәм тарихи мирасын тәшкил итүче төрки халыклар арасында диалог, белем алмашу һәм дуслыкны ныгыту өчен мөһим мәйданчык булды.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин