+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 октябрь 2025, 08:21

Яугирләребезгә дә, якыннарына да һәрьяклы ярдәм күрсәтелә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә Башкортстанның СВОдан кайткан сугышчыларга ничек ярдәм итүен бәян иткән.  

Яугирләребезгә дә, якыннарына да һәрьяклы ярдәм күрсәтеләЯугирләребезгә дә, якыннарына да һәрьяклы ярдәм күрсәтелә
Яугирләребезгә дә, якыннарына да һәрьяклы ярдәм күрсәтелә

"Өйгә кайткач, безнең геройлар социаль хезмәтләрнең тулы спектрын алырга, безнең кайгыртуыбызны һәм алгы сызыктагы казанышлары өчен рәхмәтебезне тоярга тиеш.

Гражданкада үзеңне кирәкле дип хис итү - бу, минем фикеремчә, төп ихтыяҗларның берсе. Шуңа күрә республика Хөкүмәте хәрбиләрне эшкә урнаштыруга зур игътибар бирә. Бу бурычны хәл итү халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә, район һәм шәһәр хакимиятләренә йөкләнгән. Махсус алгоритм эшләнгән: военкоматлар ай саен фронттан кайткан кешеләр турында мәгълүматны яңарта, аларның һәркайсына куратор беркетелә. Бүгенге көнгә бу ысул белән 2 меңгә якын кеше эш тапкан, ә 174 кеше үз эшен ачкан.

Моннан тыш, безнең төбәктә СВО ветераннарын эшкә алырга әзер эш бирүчеләр реестры бар, шул исәптән инвалид сугышчыларга махсус эш урыннары булдырырга әзер. Күрәсең, күп кенә кайтучыларга медицина ярдәме кирәк булачак. Без алар өчен тулы медицина тикшеренүе уздыру турында карар кабул иттек: СВОда катнашкан 1800дән артык кеше быел диспансерлау узган, 600дән артык сугышчы тернәкләндерүгә озатылган. Программа сугышчыларыбызның гаиләләренә дә медицина ярдәме күрсәтүне күздә тота. Шулай ук, алар белән психологлар эшли, авыр тормыш хәлләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтелә.

Иң популяр ярдәм чараларының берсе - шифаханә-курорт тернәкләндерүе: безнең бу өлкәдә хезмәтләрнең иң тулы спектрын күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Аннан 8 меңнән артык яугир һәм аларның гаилә әгъзалары файдаланган да инде.

СВОда катнашучыларның 7 меңнән артык баласы балалар бакчаларына бушлай йөри, 4150се шифаханә-курортларда дәвалана, ә 18 меңнән артыгы түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөри. 2022 елдан 9,5 меңнән артык бала шәһәр яны лагерьларында ял итте.

Моннан тыш, республика колледжларында уку бәясенә сертификат яисә компенсация алу практикасын үстерәбез. Бу - популяр ярдәм чарасы, аннан 770тән артык бала файдаланган".

Фото Андрей Назаровның социаль челтәрдәге битеннән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас