+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 октябрь 2025, 12:33

Исән-имин кайтыгыз!

Кыска вакытлы ялдан соң якташларыбыз янә СВО зонасына юлланды.

Исән-имин кайтыгыз!Исән-имин кайтыгыз!
Исән-имин кайтыгыз!

24 октябрьдә Уфадан кыска вакытлы ялдан соң СВО зонасында хезмәт итү урыннарына хәрби хезмәткәрләр төркеме китте. Сугышчыларны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, республиканың хәрби комиссариаты һәм башкаланың Совет районы хакимияте вәкилләре озатты.

Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, Башкортстан һәрвакыт үзенең уллары белән дан тоткан. "Хәзер дә безнең якташларыбыз батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтә. Куелган хәрби бурычларны үтәгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Туган республика гуманитар ярдәм күрсәтүен һәм махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре турында кайгыртуын дәвам итәчәк", - диде Ирек Сәгыйтов.

СВО зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Хезмәтнең беренче елында аларга 3 920 000 сум акча каралган. Айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Элегрәк Башкортстан Башлыгы СВОда катнашуга контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум түләүләрнең гамәлдә булуын 2025 елның 31 октябренә кадәр озайтты. Тулырак - башбат.рф сайтында.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас