Иглин районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Марат Садрыев ЦУР һәм БСТ телеканалының «Повод гордиться» уртак проектының яңа чыгарылышы герое булган.
Сержант Садрыев яраланган хезмәттәшләрен берничә тапкыр дошман уты астыннан чыгарган һәм хәвефсез урынга илткән.
«Мин СВОга Ватанны, гаиләмне һәм якыннарыбызны саклау өчен, барыбыз да яхшы һәм тыныч яшәсен өчен киттем», – дип шәрехли Садрыев.
Быел февральдә республика Башлыгы Радий Хәбиров яугиргә генерал Шәйморатов медален тапшырды.
Фото: Башинформ