Үз ирләрен фронттан көтүче хатын-кызлар үз кичерешләре белән ялгыз калырга тиеш түгел. Алар ялгыз түгел, аларны һәрвакыт тыңлаячаклар һәм ярдәм итәчәкләр. Бу хакта «Башинформ»да үткән матбугат конференциясендә сүз барды.
Очрашуда катнашучылар журналистларга «Героинялар вакыты — көчле хатын-кызлар вакыты» проекты турында сөйләде. Аның төп бурычы - авыр хәлдә калган СВО катнашучыларының әниләренә, хатыннарына, апаларына, кызларына комплекслы ярдәм күрсәтү. Проектның инициаторы һәм авторы - Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе, хәрби офицерның хатыны Эльвира Мацкевич.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проект резонанслы булган, аның белән Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүче хатын-кызлар да кызыксынган.
- Бу - тулысынча хатын-кызлар проекты. Без аны уйлаганда фронтка ярдәм итүчеләргә һәм әлеге вакытта сөекле кешеләрен көтүчеләргә ярдәм итәргә теләдек. Туганнары һәлак булган яисә хәбәрсез югалганнар да бар. Хатын-кызлар үз алдында планлаштыру горизонтын күрми. Без хәтта кич белән нәрсә буласын да белмибез. Без күпмедер дәрәҗәдә менә шушы реаль, нормаль тормыш агышын югалттык. Сугышчы хатыннары даими хәрби әзерлек режимында яши. Без фронтка булышабыз, ышанычлы тыл, ләкин безнең үзебезгә дә ярдәм кирәк, — диде Эльвира Мацкевич.
Проект үз эченә алты блокны ала. Аларда проектта катнашучыларга стрессны җиңәргә, кризис вакытында гаилә мөнәсәбәтләре өстендә эшләргә, һөнәри юнәлешне ачыкларга һәм яңа эш табарга, үз эшен ачарга һәм мөстәкыйль рәвештә акча эшләргә, социаль һәм волонтерлык проектларында катнашырга ярдәм итәчәкләр.
Конференциядә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова да катнашты. Ул проектның зур әһәмиятен билгеләде.
- Дәүләт, республика Башлыгы Радий Хәбиров СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәтә. Бүген барлык акчаларның күп өлеше нәкъ менә шушы юнәлешкә китә. Тик СВОда катнашучыларның хатыннарына ярдәм күрсәтү - бу инде Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Эльвира Мацкевич һәм бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче башка иҗтимагый оешмалар үз өстенә алган бурыч, чөнки алар якынрак, хатын-кызларны күбрәк аңлыйлар, - диде Ольга Кабанова.
Шулай ук, конференциядә Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе, СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков фронттан кайтачак ир-егетләрне гадәти тормышка адаптацияләү буенча нинди эшләр башкарылуын сөйләде. СВО катнашучыларның фикерләү рәвеше үзгәрде, аларга оныту җиңел булмаган күп нәрсәләрне кичерергә туры килде, дип билгеләде ул.
Оскар Ситдыйков республикада СВО ветераннарын тыныч тормышка күнектерү өчен ныклы база әзерләнүе турында белдерде. Алар өчен эш урыннары әзерләнә, алар мәдәни, спорт, иҗтимагый тормышта катнаша алачак. СВО ветераннары муниципаль эшчәнлеккә җәлеп ителә, аларның кайберләре район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары киңәшчесе була. Иң мөһиме - фронттан кайтучы яугирләр өчен плацдарм әзерләнә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы