+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
30 октябрь 2025, 06:45

Башкортстан яугирләре дәүләт бүләкләре алды

Безнең егетләр СВО зонасында батырлык күрсәтә.

Башкортстан яугирләре дәүләт бүләкләре алдыБашкортстан яугирләре дәүләт бүләкләре алды
Башкортстан яугирләре дәүләт бүләкләре алды
Бүздәктән СВОда катнашучы Вадим Моратовны Суворов медале белән бүләкләделәр. Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игьдиев хәбәр иткәнчә, хәрби хезмәткәр махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен командование тарафыннан билгеләнгән.
Муниципалитет җитәкчесе Вадимның югары уку йортын тәмамлаганнан соң контракт буенча Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә хезмәткә керүе турында сөйләде. Хезмәт срогы тәмамланганнан соң тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы булып эшли, кадетлар остазы була.
Махсус хәрби операция башлангач, Вадим Моратов үз теләге белән Ватанны сакларга фронтка китә.
"Без якташыбыз белән горурланабыз һәм аны бу югары казанышы белән котлыйбыз", — ди Илнур Игьдиев.
Ә «Апачи» позывнойлы Солтанбәк авылы егете «За боевое отличие» медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Аскын районы хакимиятенең матбугат хезмәте. Сугышчы хәрби бурычларны үтәгәндә батырлык һәм югары профессионализм күрсәткән.

Фото:соцсети / пресс-служба администрации Буздякского района
Фото:соцсети / пресс-служба администрации Аскинского района

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас