Борай районының Иске Тазлар авылы матур табигать кочагында урнашкан. Биредә челтерәп аккан чишмәләр дә, шаулап үскән урманнар да, күз явын алырдай чәчәкле тугайлар да күп. Халкы да бик күркәм аның. Эшчән, ачык йөзле, гади халык яши биредә.
Кирәкле урамны эзләп тапкач, озак кына шуннан атлап бардым. Авыл халкының көзге эшләрен тәмамлап, кышка әзерләнгән мәле.
– Берничә тапкыр капка алдына чыгып, сезне карап кердем инде. Әйдәгез, керегез! – Гөлнара апа түргә чакырды. – Бу – минем ахирәтем. Ярый ул бар әле, мине бер генә минутка да калдырмый, – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. Шунда ук чәй артында ике ахирәтнең, чыннан да, бик якын, чын дуслар булуы күзгә чалынды.
Гөлнара Гыйндуллина әлеге авылда 1967 елның 29 мартында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Бөре дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. 1989 елда юллама буенча Бадрак авылына эшкә кайта ул. Шушы елларда ук сөйгән егете белән гаилә дә коралар.
– Мин туган авылымны бик яратам. Шуңа да язмышым да аның белән бәйледер. Ирем дә шушы авылныкы иде. Бүген Яңа Тазлар мәктәбендә инглиз теле укытам, – ди ул.
Ул заманнарда чит телләр укыткан укытучылар аз була. Гөлнара Әфтах кызы да беренче көннәреннән үк җиң сызганып эшкә тотына. Балалар да, ата-аналар да бик ярата үзен. Ире дә шушы авылныкы булгач, тормыш корып җибәрергә кыен булмый. Тиздән бәхетле гаиләне тулыландырып, уллары Вадим дөньяга аваз сала. Шушы бәхеткә сөенеп яшәргә генә кирәк тә бит, тик язмыш Гөлнара апа алдына сынауларны бер-бер артлы куя башлый. Җәмәгате белән биш кенә ел яшәп кала ул. Ире печән алып кайткан чакта ялгыш электр чыбыгына тотына. Менә шулай көтмәгәндә чәчәк кебек яшь гомер өзелә.
Кечкенә бала белән ялгыз калу бик авыр була Гөлнарага. Әмма тормыш дәвам итә, баланы үстерергә, аны кеше итәргә кирәк. Шулай итеп, берникадәр вакыттан соң икенче авылдашы белән язмышын бәйләргә була ул. Матур итеп яши башлый яңа гаилә. Бер-бер артлы тагын ике улга гомер бирә алар. Әмма бу юлы да язмыш зәһәрлеген күрсәтергә була. Ун ел яшәгәннән соң өйләрендә янгын чыга аларның. Гаилә башлыгы да шунда янып үлә...
– Аяз көнне яшен суккандай булды ул янгын. Дөнья малы җыела, мәрхүмнәрне генә кайтарып булмый... Кече улыбызга нибары 7 яшь иде, – дип, күз яшьләрен яшерергә тырышты ханым.
Өч малай белән ялгыз калган Гөлнара әти-әнисе өенә кайта. Туган нигезне тагын да зурайтып, аны төзекләндереп, биредә яши башлый ул. Малайлар да бер-бер артлы мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайта, үз юлларын сайлый. Гөлнара апа әти-әнисен соңгы юлга озатып, малайларга ярдәм итеп яши башлый.
Гөлнара Әфтах кызының өч улы да бик тәртипле, ярдәмчел, кешеләргә мәрхәмәтле булып үсә. Әтиләре мәрхүм булса да, әниләре аларны чын ир-егет, көчле рухлы булырга өйрәтә. Туган илне сөяргә, якыннарыңны якларга кирәклеге дә каннарына сеңгән аларның.
– Уртанчы улым Ленар өлешчә мобилизациягә эләкте. Махсус хәрби операция башланып, берничә генә ай үткән иде әле. Бездә, гомумән, армиягә бармый калу дигән сүз булмады. Ленар да Мәскәүдә хезмәт итте. Җиңү парадында да катнашты ул. Чакыру килгәч тә берсүзсез ризалыгын бирде.
2022 елның 22 сентябрендә Иске Тазлар авылыннан өч кеше махсус хәрби операциягә китә. Тик икесен, сәламәтлекләре чикле булу сәбәпле, кире боралар. Шулай итеп, Ленар берүзе китә.
Мотоукчы була Ленар. Казанда айга якын укулар үткән чагында Борай районы хаимияте автобус белән хәрбиләр янына якыннарын алып бара.
– Борайдан тагын да әти-әниләр, яугирләрнең хатыннары бар иде. Шулай барганчы алар белән дуслашып киттек. Командирлары белән дә аралаштык, авылдан бик күп күчтәнәчләр дә алып барган идек. Укулардан кайтканнарын үзебез күрдек. Алар бөтен әйберләрне дә үзләренә таккан иде, чөнки аларны шуннан ук сугышка алып китәргә мөмкиннәр бит. Шулай да күрешеп сөйләшкәч, берникадәр тынычланып кайтып киттек, – ди Гөлнара апа.
Казаннан соң Кременная шәһәренә алып китәләр аларны. Биредә инде сугыш җиле, чыннан да, сизелә башлый.
– Һәрвакыт сөйләшеп, аралашып тордык. “Куркасыңмы, улым?” – дип сорадым берсендә. “Куркам инде. Сугыш бит ул”, – диде. Башкача беркайчан да сугыш турында сөйләмәде. “Мин исән-имин, минем өчен борчылмагыз”, дияр иде, – ди Гөлнара ханым.
2 ел да 3 ай дошман белән көрәшә Ленар. Шушы вакыт эчендә ике тапкыр ялга да кайтып китә ул. Авыл белән зур бәйрәм оештырып каршы алалар аны. Өстәл тулы сый-хөрмәт, бөтен туганнары, читтә яшәгән дуслары да кайта аның. Берсендә хәтта туган көнендә, 4 октябрьдә дә, авылда була яугир.
– Бик тормышны ярата иде. Уен-көлкегә дә оста, тәмле телле дә иде. Бөтенесен кочаклап, барысы белән дә сөйләшеп, һәркемнең күңеленә юл таба белә торган бала иде. Була бит шундый башкалардан аерылып торучы, позитив кешеләр – ул нәкъ шундый иде. Яшәргә яратты, тормышны яратты. Анда киткәч, тагын да җитдиләнеп, тагын да ачылып китте. Тормышны да башка төрле күрә башлады. Миңа да хөрмәте артты. Менә шулай безне, тирә-якны яратып туя алмады ул. Мобилизация башлангач та: “Мин дә бармагач, кем барсын соң анда, әни? Әлбәттә, барам”, – дип кенә җаваплады, – ди ана.
Борай районыннан киткән сугышчылар, башлыча, бер урында була. Шуңа да биредә көтеп калган туганнары да сугышчыны беразга югалтса, шунда ук башкаларга шалтыратып, хәбәрләшеп торалар.
– Безнең халык бердәм бит. Ленар телефонын алмаса, шунда ук иптәшләренә шалтыратам. Алар барысы да яхшы булуын, Ленар тиздән шалтыратыр, дип тынычландыра иде. Рәхмәт инде ул балаларга.
Эвакуацион төркемдә булды ул. Төрле хәлләр белән очрашырга туры килгән. Авыр, дип бер дә зарланмады, күңелгә авыр, дип кенә әйтә иде, – дип күз яшьләрен сөртә Гөлнара апа.
Ленар яралангач, аны Пермьгә госпитальгә кайтаралар. Гөлнара апа шунда ук улының хәлен белергә юллана. Өч кенә көн Пермьдә була егет, аннары аны Свердловск шәһәренә алып китәләр. Инде отпуск алып, тернәкләнергә кайтыр, дип көткәндә егетне янә хәрби операция зонасына алып китәләр.
– Үзебезнең район хакимиятенә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Балаларыбызга бик нык ярдәм итәләр. Без җибәргән әйберләрне кулларына илтеп бирәләр иде. Без бит һәрвакыт сөйләшеп тордык, барысыннан да хәбәрдар идек. Нинди генә үтенеч белән керсәк тә, беркайчан да кире бормадылар. Нәрсә генә кирәк булса да, шунда ук хәстәрләделәр. Әле дә бик нык ярдәм итәләр, – ди Гөлнара.
11 декабрьдә Ленар янә сугыш яланына кереп китә. “Әни, мин сугышка кереп китәм. Борчылма. Чыккач та үзем хәбәр итәрмен”, дигән “голосовой” хәбәрен әле дә саклый Гөлнара апа. 18 декабрьдә Ленарның югалуы билгеле була.
– 2024 елның 24 гыйнварында Ленарны алып кайтып җирләдек. “Әни, мин хәбәргә чыкмасам, бер ай борчылма. Монда төрлечә була бит, шалтыратып булмаган чаклар да күп. Бер айдан соң гына сорашырсың. Анда да мине эзләтеп башкаларны җәфалама. Шулай егетләр бәрелешләр вакытында югала да, аларны туганнары эзләтә башлый. Башкалар аларны шулай эзләгәндә һәлак була. “Тыныч” вакытта шулай мәрхүм булучылар да бар”, дигән иде. Шуңа бер ай тыныч булырга тырыштым. Тик ана күңелен алдап булмый шул. Күңел барыбер өзгәләнде. Шулай Яңа елны да каршы алдык.
Бер көнне чәй эчеп утырабыз. Ленар турында сүз чыккач, кече улым Салават: “Их, белмисез бит сез бернәрсә дә!” – дип кычкырып җибәрде дә өстәл артыннан торып китте. Ул абыйсының һәлак булганын күптән белгән булган икән. Алда әйтүемчә, борайлылар бер тирәдә булды бит, Ленарның һәлак булуы турында хәбәр таралып өлгергән булган икән, миңа гына әйтүче булмаган, – ди Гөлнара апа.
Улының үле хәбәрен ишетеп, аны алып кайтып җирләгәнче узган вакыт тәмугка тиң була ана йөрәге өчен. Әле ярый озак көтәргә туры килми аларга. Ленарны соңгы юлга озытырга бөтен район халкы диярлек җыела.
– Үземне тынычландырырга сүз таба алмаган чакта ярый әле, ичмасам, кабере бар. Кайберләрне эзләп тә таба алмыйлар бит. Аның зиратына барып, тынычланып кайтам, – ди ул.
Киләчәккә матур планнар белән яшәгән егет. Әле ялга кайткач та Белорет районында яшәүче кызы янына барачагы турында әйткән була. Әмма яшьләргә кавышырга насыйп булмаган, күрәсең.
Ленар бик күп медальләр белән бүләкләнгән, “Шәйморатов” һәм “Батырлык өчен” орденнары да бар. Шушы көннәрдә аның хөрмәтенә туган авылында тактаташ та ачылды.
– Авыл халкы да, район җитәкчелеге дә һәрвакыт килеп йөри. Ничек тә хәлемне җиңеләйтергә тырыша алар. Үзем эшләгән коллективка да мине аңлаулары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Бүген мин эшләгән мәктәптә улымның фотографияләре эленеп тора, “Герой партасы” бар. Үзем укытучы булгач, эш белән бераз онытылып торган кебек булам. Хезмәттәшләрем, халык белән аралашкач та җиңелрәк сыман. Әмма кая гына барсам да аның сурәте. Ә күңелдә бу югалту төзәлмәслек яра булып сыкрый. Төзәлмәс тә инде ул... Гомере шулай булгандыр баланың. Чыннан да, безне улларыбыз сакламаса, кем саклар? Балакаем, тыныч йокласын инде, – дип сүзен тәмамлады Гөлнара апа.
Гөлнара апаның үзеннән дә көчле характер, рух ныклыгы бөркелеп тора. Чыннан да, батырларны менә шундый аналар тәрбияли. Сезнең алдыгызда баш иябез, Гөлнара ханым! Ленар, чыннан да, дөньялыкта эзен чын ир-егет булып калдырып китте...
Гөлия Гәрәева.
Борай районы.