+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 ноябрь 2025, 07:02

"Сезне җитәкчеләр итеп күрергә телибез"

Башкортстанда 27 октябрьдә СВОда катнашучылар һәм ветераннар өчен «Башкортстан Геройлары» кадрлар программасының икенче белем бирү модуле башланды.

"Сезне җитәкчеләр итеп күрергә телибез""Сезне җитәкчеләр итеп күрергә телибез"
"Сезне җитәкчеләр итеп күрергә телибез"

Анда катнашучылар төбәк икътисады һәм финанслар темалары турында белем алачак, аларга республиканы үстерергә нинди карарлар ярдәм итүе, ресурсларны ничек дөрес планлаштырырга һәм идарә итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

«Башкортстан Геройлары» программасының беренче модуле быел җәй көне «Патриот» хәрби-патриотик паркында узды. СВО ветераннары белән Радий Хәбиров очрашты. Башкортстан Башлыгы аларга Ватан файдасына хезмәт иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, укуларында уңышлар, яңа идеяләр һәм казанышлар теләде.

„Без “Башкортстан Геройлары" проектына бик җитди һәм игътибарлы карыйбыз. Бу Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тәкъдим ителгән „Геройлар вакыты“ федераль кадрлар программасының дәвамы, — диде Радий Хәбиров. - Катнашуга гаризалар саны буенча безнең республика илдә беренче урынны алды. Бу СВО ветераннарының проектка ышанычы, төбәк үсешенә үз өлешен кертергә әзер булулары турында сөйли. Һәр финалчы артыннан без үзебезнең идарә командасыннан остазларны беркеттек. Сезгә Башкортстан үсеше, идарә эшчәнлеге нигезләре турында киң белем бирергә исәп тотабыз. Һәм укудан соң, сезнең өстенлекләрегезне исәпкә алып, сезне төрле дәрәҗәдәге җитәкче вазыйфаларга тәкъдим итәчәкбез".

Республика Башлыгы киңәшчесе, Башкортстан СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков укыту программасының бай һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Проектта катнашучылар лекцияләр тыңлады, тренингларда катнашты, экспертлар һәм хакимият органнары җитәкчеләре белән аралашты.

Фото:bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас