+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 ноябрь 2025, 06:25

Бирешмәс “Плотник” ул!

Балакатай районыннан «Плотник» позывнойлы яралы разведчик үз позицияләренә кайтып җитәр өчен 12 километр араны шуышып үткән. Бу хакта хәрби хезмәткәр «Новый Белокатай» гәзите хәбәрчеләренә сөйләгән.  

Бирешмәс “Плотник” ул!Бирешмәс “Плотник” ул!
Бирешмәс “Плотник” ул!

Узган елның июнендә ул хезмәт иткән разведчиклар төркеме дошманның тирән тылына хәрби заданиегә китә, дип яза басма. Сугышчылар дрон-камикадзе һөҗүменә дучар була. Егет кыйпылчыклар белән яралана. Шулай да ул үз-үзенә беренче медицина ярдәмен күрсәтә алган, ләкин ризыксыз һәм сусыз калган.

Ике атна буе «Плотник» үзебезнекеләр янына шуыша. Ул «төлке ояларына» һәм башка ышык урыннарга яшеренгән. Кыргый алмалар белән туклана һәм яңгыр суын эчә. Шулай сугышчы Русия гаскәрләре урнашкан урынга барып җитә алган. Аны Луганск госпитальләренең берсенә эвакуациялиләр, аннары Ростовка озаталар.

Сугышчының дәвалануы Башкортстанда дәвам итә. Мәсәгуть дәваханәсендә аңа тагын бер операция ясалган - хирурглар аның тәнендәге кыйпылчыкларны алган.

Фронтта ”Плотник" биш тапкыр яраланган, ләкин сәламәтләнгәч, һәрвакыт яңадан сафка кайткан. Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен хәрби хезмәткәр II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.

Яугир Оборона министрлыгы белән контрактны 2024 елның гыйнварында имзалаган. Фронтта ул Покровск юнәлешендә сапер булган, ә аннары аны штурм полкы разведротасына өлкән разведчик вазыйфасына күчергәннәр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас