+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 Ноября 2025, 07:45

Яугир үзенең идеяләрен тәкъдим итте

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Геройлар вакыты” программасы кысаларында үз шәкерте, махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Гомәров белән очрашты. Әңгәмә вакытында алар тыныч тормышка кайтучы сугышчыларны реабилитацияләү һәм адаптацияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Яугир үзенең идеяләрен тәкъдим иттеЯугир үзенең идеяләрен тәкъдим итте
Яугир үзенең идеяләрен тәкъдим итте
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Алмаз Гомәров махсус хәрби операция зонасында бурычларны үтәвен дәвам итсә дә һәм аралашу мөмкинлекләре чикле булса да, аларның әңгәмәләре һәрвакыт нәтиҗәле уза.

“Кызганычка каршы, без теләгәнчә еш аралаша алмыйбыз. Гамәлдәге офицер буларак, ул илебезне алгы сызыкта саклавын дәвам итә. Әмма сирәк очрашуларга да ул яңа идеяләр белән килә. Без аның стажировкасы һәм укуы турында фикер алыштык. Сугышчыларга, бигрәк тә сәламәтлек торышы буенча тыныч тормышка кайтучыларга — аларны реабилитацияләү һәм социальләштерү турында сөйләштек”, — дип уртаклашты Премьер-министр.

Республика Хөкүмәте башлыгы үз шәкертенә ышаныч белдерде.

“Акыллы егет, аның киләчәгенә һәм көченә ышанам. Ә иң мөһиме - ул үз иленең чын патриоты. Без бергәләп Ватаныбыз һәм аны саклаучылар өчен күбрәк эшли алабыз", - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас