

Беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциягә киткән. Контракт тәмамланганнан соң 2022 елда өенә кайта һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү белән шөгыльләнә башлый. Бүген Рафаэль Нефтекаманың хокук саклау органнарында хезмәт итә һәм бер үк вакытта Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында укый.
Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан Геройлары» проекты февральдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Геройлар вакыты» федераль башлангычының төбәктәге дәвамы буларак эшләтеп җибәрелде. Программада СВО зонасында хезмәттәге һәм демобилизацияләнгән хәрбиләр катнашу мөмкинлегенә ия.
Фото: "Башинформ"