СВОга кадәр һөнәри стажы 27 ел тәшкил иткән хатын элегрәк Караидел үзәк район хастаханәсендә ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләгән.
Шулай ук ирекле медиклар бригадасы составында Эльвира Сираева Луганск халкына ярдәм итә. Шәфкать туташы сүзләренчә, коткарылган кешеләр һәм пациентларның рәхмәтле елмаюы - аның өчен иң яхшы бүләк.
"Бу полкта хезмәт итүем белән бик горурланам. Һәм безгә һәрвакыт волонтерлар ярдәм итә. Чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Җиңү безнең якта булачак!"- ди Эльвира.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән 2025 елның мартында Эльвира Сираевага "Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.