Ветераннар оешмасында хәбәр итүләренчә, перронга меңнән артык кеше җыелган. Кешеләр үзләре белән өйдә пешерелгән ризыклар, азык-төлек, җылы әйберләр һәм сугышчыларга рәхмәт сүзләре алып килгән.
"Барысы да бу кыска тукталышта өй җылысының күбрәк булуын, кайгыртуларын тоюларын теләде", - дип билгелиләр Стәрлетамакның СВО ветераннары ассоциациясендә.
Килгән хәрбиләрне шәһәр халкы белән бергә шәһәр хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов каршы алган.
Бөтен гуманитар ярдәмне турыдан-туры поездга кабул итү мөмкин булмаганлыктан, вокзалда ук вакытлыча җыю пункты оештырганнар. Халык җыйган барлык товарлар махсус операция зонасына озату өчен шәһәр логистика үзәгенә җибәрелгән.
Бу халык инициативасы республика халкының Русия хәрбиләренә даими рәвештә күрсәткән ярдәменең тагын бер матур үрнәге булды.