

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы адаптацияләү белән шөгыльләнә.
Процесс вак-төяккә кадәр эшләнде: фондның социаль координаторлары, ә алар хәзер 120, үз карамагындагыларга җайлашу кагыйдәләрен һәм шартларын аңлаталар, документларның тулы пакетын әзерләргә һәм гариза бирергә ярдәм итәләр.
Сугышчы янына кирәкле үлчәүләр үткәрү һәм нозологияләр буенча чек-битләр тутыру өчен махсус комиссия килә, аның составында фондның республика филиалы җитәкчесе урынбасары, инвалидлар белән эшләү буенча эксперт һәм социаль координатор.
Документлар һәм гариза «Ватанны саклаучылар» фондының эксперт советына килештерүгә җибәрелә. Уңай карар чыгарылганнан соң торакны адаптацияләү процессы башлана.
Җайлаштырыла торган торакта «Акыллы йорт» системасын, шууга каршы өслекне, махсуслаштырылган җиһазларны, өйгә керү төркемен һәм инвалид кешеләргә кирәкле башка күп нәрсәләрне урнаштыралар – һәр очрак индивидуаль карала.
Фото: Башинформ