+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 ноябрь 2025, 08:05

Ярдәм чараларының нәтиҗәле эшлиме?

Русия оборона министры Андрей Белоусов төбәкләрнең СВОда катнашучыларына санлы сервислар һәм күпфункцияле үзәк аша ярдәм чараларын никадәр нәтиҗәле күрсәтүен бәяләячәк рейтинг эшләргә кушты.

Ярдәм чараларының нәтиҗәле эшлиме?Ярдәм чараларының нәтиҗәле эшлиме?
Ярдәм чараларының нәтиҗәле эшлиме?
Ведомство башлыгы сүзләренчә, яңа рейтинг санлаштыруны тизләтәчәк һәм хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм сыйфатын арттырачак.

Хәзер төп ташламалар санлы һәм актив форматка күчерелә - документлар җыярга һәм гаризалар бирергә кирәкми. Шулай итеп, СВОда катнашу турында белешмәләр алу нибары берничә секунд вакыт ала. Сервистан 3 миллионнан артык кеше файдаланган инде.

Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, система тотрыклы эшли: май аеннан 600 меңнән артык белешмә формалаштырылган. МФЦда "Комплекслы сорау" механизмы кертелә. Ул бер мөрәҗәгать буенча ярдәмнең төбәк һәм федераль чараларының бөтен җыелмасын алырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 50дән артык төбәк чарасы гамәлдә. Алар тормышның төрле өлкәләренә кагыла — мәгариф, медицина ярдәме, социаль яклау, ташламалар алу, көнкүреш проблемаларын хәл итү. Хәрбиләргә уңайлы булсын өчен барлык ташламаларны төбәк дәүләт хезмәтләре порталында җыйдылар: https://gosuslugi.bashkortostan.ru/#/catalog/lifeSituations

- Муниципалитетларыбыз башлыкларыннан, республика хакимият органнары җитәкчеләреннән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләренә җаваплы карауларын, бу эшне галочка өчен эшләмәүләрен сорыйм. Бүгенге көндә СВО, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре ярдәме белән бәйле булган барлык нәрсәләрдән дә мөһимрәк бурыч юк, - дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас