+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 ноябрь 2025, 04:46

Минага эләккән...

Җырчы Иркә ире Артурның ничек яралануы турында сөйләгән.

Минага эләккән...Минага эләккән...
Минага эләккән...

Илдә мобилизация игълан ителгәч, Артур беренчеләрдән булып алгы сызыкка китте. Билгеле җырчының гаиләсе буларак, Иркә белән Артур тарихы күз уңында булды.

Узган елда Артур каты яраланганнан соң озак кына тернәкләнү узды. Хәзерге вакытта ул Иркә төркемендә тавыш операторы булып эшли.

«ТНВ» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында җырчы әлеге аянычлы хәлнең ничек булганлыгы хакында да әйткән.

«Ялга кайтып, соңгы тапкыр киткәндә мотоцикллар алдылар. Акча җыелды, мин дә өстәдем, дуслар да булышты. Шул алып киткән мотоцикл белән минага эләккән, аягына зыян килгән», – ди Иркә.

Фото: "Татар Тудей".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас