Бүгенге героебыз Флорит Әкбәров – Дүртөйле районы егете. Өлешчә мобилизациягә кадәр ул гади хезмәт кешесе, гаилә династиясен дәвам итүче нефтьче булган. Әтисе кебек үк, Флорит та бар гомерен “кара алтын” чыгаруга багышларга карар итеп, җиң сызганып хезмәт салган. Ләкин Ватаныбыз иминлегенә хәвеф янаган мәлдә ул, күп чордашлары кебек, эшче спецовкасын хәрби формага алыштырган, кулына корал алган. Флорит – артиллерист. Аларның батыр расчеты турында хәтта үзәк телевидение сюжет төшергән.
Күптән түгел батыр яугирнең туган йортында булып, әти-әнисе белән сөйләштем. Алар, әлбәттә, көннәрне санап, улларының чираттагы кыска вакытлы ялга кайтуын көтә.
– Безнең Флорит һәрчак шат күңелле, иң авыр минутларда да төшенкелеккә бирелми торган егет, – ди аның әнисе Эльза Рәшит кызы. – Мөмкинлек булганда, телефон аша аралашып торабыз. Улым беркайчан да зарланып сүз әйткәне юк. Кечкенәдән тырыш, максатчан инде ул, нинди генә эшкә тотынса да, зур җаваплылык белән башкара.
– Улыбыз белән горурланабыз, – дип сүзгә кушыла “Акбар”ның әтисе Фәдил Фәнил улы. – Безнең нәсел ир-егетләре, Туган илебезгә дошман явы ябырылганда, беркайчан да тылда калмаган.
Флоритның әти-әнисе һәм туганнары, җиңүне якынайтыр өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Алар гуманитар йөкләр җыюда бик актив катнаша. Туганнары “Акбар”га фронтка тепловизор, фонарьлар кебек кирәк-ярак кына түгел, хәтта мотоцикл, “Нива-Шевроле” машинасын да озаткан. Бу техника, җиһазлар сугышчы һәм аның иптәшләре өчен – өстәмә “күзләр”, “колаклар” һәм мобильлек, бу коткарылган гомерләр икәнен алар яхшы аңлый.
– Солдатның тылы ышанычлы булырга тиеш, – ди алар. – Үзләрен хөрмәт итүләрен, өйдәгеләрнең иң якты өметләр белән түземсезләнеп көтүен белү яугирләребезгә рухи көч өсти.
Флоритның әнисе улы һәм аның коралдаш дуслары өчен тушенка әзерли, как киптерә, җылы оекбашлар бәйли, һәр иртәсен аларның исәнлеге өчен изге теләкләрдән башлый. Ә сугышчылар өчен туган яктан килгән күчтәнәчләр ризык кына түгел, ул балачак һәм ана мәхәббәте дә.
Һәр заманның үз батырлары була, “Акбар” – бүгенге көн герое. Яу яланында күрсәткән батырлыклары өчен ул Изге Георгий орденының махсус билгесенә, “Хәрби хәрәкәтләр ветераны”, “Генерал Шәйморатов” медальләренә лаек булган.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: Әкбаровларның гаилә архивыннан.