Моннан тыш, сугышчы хезмәт иткән бүлекчә начальнигыннан Мактау грамотасы алган. Командование аны хәрби бурычларны үтәүдәге уңышлары һәм югары профессионализмы өчен билгеләп үткән.
“Бу бүләк – якташыбызның фидакарьлеген һәм Ватанга тугрылыгын раслый. Без “Прораб”ны ышанычлы иптәш, җаваплы һәм максатчан кеше буларак беләбез, ул куелган бурычны һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә үтәргә әзер. Аның безнең уртак җиңүебезгә керткән өлеше бәяләп бетергесез”, - диде Динис Йосыпов.
Фото: bashinform.ru