

«Әйбәт» позывнойлы хәрби 2022 елдан СВО зонасында хезмәт итә.
Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова сөйләвенчә, хәрби хезмәткәр шушы көннәрдә туган авылына кайткан. Сәбәбе бик шатлыклы – аның улы дөньяга килгән.
«Әйбәт» белән аралаштык, агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштык. Аны улы тууы белән котладым. Сабый - геройның гаиләсендә өченче бала", – дип уртаклашты Гүзәл Насыйрова.
Район башлыгы, шулай ук, хәрбинең әнисен якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады һәм аңа «СВОда катнашучының әнисенә» медален тапшырды.
Фото: "Башинформ"