Дошманның терәк пунктын штурмлау вакытында FPV-дроннар уты астында "Лис" дошман позицияләренә үтеп керә һәм аны юк итә. Пунктны чистартканнан соң ул, дошман һөҗүменә киртә куеп, берничә алышта катнаша.
Орден - аның сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән гаҗәеп батырлыгына лаеклы бәя. Ул - чын герой һәм сокландыргыч үрнәк!
Якташларының батырлыгын Гафури районы хакимияте башлыгы Венер Вахитов та билгеләп үтә: "Каһарманнарыбыз белән горурланабыз! Барыгызны да өйдә җиңү белән көтәбез!" - дип язган Венер Фәнир улы.
Фото: "Звезда" гәзите.