+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 ноябрь 2025, 10:30

Герой уллар үстергән Герой ана ул!

Нина Никифорованың дүрт лачыны да махсус хәрби операция башлану белән дошманга каршы калкан булып баса.

Герой уллар үстергән Герой ана ул!Герой уллар үстергән Герой ана ул!
Герой уллар үстергән Герой ана ул!
Көзге моңсу таңнарда изрәп йоклаган оныкларын уятмас өчен баласын югалткан ананың болдырда үксеп елаганын күргәнегез булдымы? Миңа андыйлар белән күзгә-күз очрашып аралашырга туры килде.

“Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләгәндә “Кешеләр һәм язмышлар” сәхифәсендә Әфганстан, Югославия, Чечня сугышларында каһарманлык күрсәткәннәрне шактый гына яктыртырга туры килде. Әйтик, Русия Геройлары, якташларыбыз, генераллар Анатолий Романов, Риф Гыйззәтуллин, подполковник Баян Нәфыйков, Чечняда 7 ел тоткында булган райондашым Рамил Галимов, Уфа егете Руслан Гыйльфанов, авылдашым, ”Батырлык өчен” ордены кавалеры Зиннур Харрасов һәм башкалар. Бүген исә Украинада барган сугыш янә яраларны яңартты.
 
Таулы юлларны үтеп, Каменка авылына килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Авыл хакимияте бинасын да, тәгаенләнгән йортны да тиз таптым. Хуҗабикә Нина Никифорова ерактан үз баласыдай каршы алды. Тыштан җыйнак кына йортка килеп кергәч, аның галереялар залын хәтерләткән бер бүлмәсендә үзеңне музейда кебек тоясың. Биредә чигүле мендәрләр, “алмаз” мозаикасы, келәмнәр, паласлар, башка кул эшләре күзнең явын алып тора. Әлбәттә, портретларга да зур урын бирелгән. “Кул эшләрен тотканда беразга булса да кайгы-хәсрәтләрне онытам, күңел тынычлыгы алам”, — ди Нина Дмитриевна. Чәй эчкәндә, гомер йомгагын сүтеп, үткәннәргә кайтты күзләрен моңсулык сарган әңгәмәдәшем.
 
15 яшьтән таң сарысыннан торып, резина итектән ферма сукмакларыннан атлаганын бүгенгедәй хәтерли. Башта бозаулар карый, соңрак сыер сава. 18 яшендә үк кияүгә чыга. Нина Никифорова сабыр гына 40 ел ферма сукмагын таптый. Декрет ялына чыкмыйча, җил-яңгыр тидермичә, балаларын үстерә ул. Яшьтән үк аңа язмышның күзенә туры карап гомер итәргә туры килә. Тормыш иптәше Иван Федорович белән нибары 6 ел гына бергә яшәргә насыйп була. 3 нарасыйга ятимлекне бик иртә татырга туры килә. Кечесе Анатолийга нибары 5 ай гына була. Билгеле, бөтен авырлык Нинаның җилкәсенә төшә. Ферманы да ташламый. Ярый әле бианасы хәленә керә, килененә ярдәмләшә. Еллар үткәч, Нина тагын бәхетен сынап карарга була. Язмышын терлекче Александр белән бәйли. Шактый еллар фермада хезмәт салалар. Үч иткәндәй, ул да каты авыруга дучар була. 18 ел бергә тормыш арбасын тарткач, Александр да якты дөньяны ташлап китә. Яңа өй бурасы да, 8 баласы белән Нина да язмыш кочагында торып кала. Максатчан, баскан җирендә ут уйнаткан хатын тормыш арбасының тәртәсенә төптән җигелә. Чәмле Нина бер ел эчендә йорт бетереп керә! Әлбәттә, өлкән балалары, колхоз ярдәме белән. Шуңа да “Заветы Ильича” хуҗалыгының элекке рәисе Петр Афанасьевка гомер буена рәхмәтле ул.
 
Балалары да тырыш, үҗәт булып үсә. Ул вакытта абзар тулы терлек: 3 сыер, 40 баш сарык, шактый дуңгызлар, өстәвенә, күркәсе, казы, тавыклары һәм башкалар. Җитмәсә, ике ат та карыйлар әле. Бер гектар печәнлек мәйданын үзләренең ат чапкычы, җыйгычы белән эшкәртәләр. Ир балалар әниләренә керен дә юышкан, бәйләм дә бәйләгән. Йорт тупсасыннан башланган тәрбия аларны гомер буена озата барган.
 
Үсеп җиткәч, балалар төрле якка таралыша. Һәммәсе тормышта үз юлын таба. Махсус хәрби операция башлангач, Ватан чакыруы һәм йөрәк кушуы буенча өзмәвердәй ир-егетләр дошманга каршы калкан булып баса. Ә туган җирдә газиз ана, сөйгән ярлар аларны мөлдерәмә күз яшьләре белән озатып кала. Нина Дмитриевна да, килене Оксана да Мәскәү өлкәсендә яшәүче Александрны бармаска үгетләп карасалар да, ир-егет сүзе бер була. “Картәтием Дмитрий Бөек Ватан сугышында катнашып, фашист-ларны җиңеп, исән-имин әйләнеп кайткан. Анда мин бик кирәк”, — дигән. 2022 елның 16 декабрендә ул алгы сызыкка килә. Александр беренче көннән үк ярсып утка ташлана. Соңрак объектта көчле шартлау була. Александр бетон плитәләр астында калып, ике аягын өздерә. Табиблар кыю сугышчының гомерен саклап кала алмый. Ул 2023 елның 5 мартында Мәскәү өлкәсендә кадер-хөрмәт белән җирләнә.
 
Яраткан абыйсын югалткач, аның өчен үч алам дип, 49 яшьлек Федор да 2023 елның 16 августында фронт сызыгына юллана. Өлкән сержант башта — Луганск өлкәсендә, соңрак Донецк Халык Республикасында дошманга каршы алыша, медальләр белән бүләкләнә. Узган җәй башында хатыны Татьяна, улы Арсентий белән Федор көтмәгәндә туган авылы Каменкага кайтып төшә. Туганнар, дуслар белән туган якта күңелле итеп табигать кочагында очрашу соңгысы булыр дип кем уйлаган. Ни үкенеч, бер айдан Федор яу яланында һәлак була.
 
Өч ай да үтми, Нина Дмитриевнаның капкасын янә кайгы җиле кага, 34 яшьлек төпчек улы Володяны 11 октябрьдә туган йортына цинк табутта кайтаралар...
 
Махсус хәрби операциядә Донецк, Херсон җирләрен азат итүдә катнаша, каһарманнарча сугыша ул. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Беренче тапкыр яраланганда Владимирны пулядан муенындагы номерок коткарган. Нина Дмитриевнаның махсус хәрби операциядә катнашучы 40 яшьлек дүртенче улы Иван энесен җирләргә кайта...
 
Нина Дмитриевна барлык ир балаларында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли алган. Бишбүләктә яшәүче кызы Аня да, үзе белән гомер итүче инвалид кызы Елена да әлеге күркәм сыйфатларга ия. Бер авылда яшәүче туганнары Анатолий белән Тамараның апаларына игътибарлы, ихтирамлы булулары, Нина Дмитриевнаның кайгысын уртаклашып, кәефен күтәреп, җылылык өләшүләре дә күңелгә рәхәтлек бирә.
 
...Каменкада булганда авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе Надежда Проняшина да, ватанпәрвәр егетләрнең укытучысы Надежда Тимофеева да, замандашлары Александр Киктенко һәм башкалар да аларның искиткеч үрнәк булуы турында иң җылы сүзләрне олы горурлык хисе белән әйттеләр. Бу каһарман ир-егетләр белән район гына түгел, барлык республикабыз халкы горурлана, соклана. Әлбәттә, данлыклы хезмәт ветераны, Бишбүләк районының шәрәфле шәхесе, зур югалтуларга, кайгы-хәсрәтләргә бирешмәгән, үтә сабыр ана Нина Дмитриевна Никифорова үзенең каһарман уллары белән чиксез горурлана! Тыныч тормышта яшәвебезне теләп, сугыш кырында гомерен биргән батыр яугирләрнең рухы алдында баш иябез.

Әнвәр Сөләйманов,
журналист-эзтабар,
запастагы офицер.
Бишбүләк районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас