+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
1 декабрь 2025, 09:50

“Башкортстан Геройлары”нда – уникаль тандем

“Башкортстан Геройлары” проекты кысаларында уникаль хатын-кызлар тандемы барлыкка килде.

“Башкортстан Геройлары”нда – уникаль тандем“Башкортстан Геройлары”нда – уникаль тандем
“Башкортстан Геройлары”нда – уникаль тандем
Медицина хезмәте прапорщигы Зинера Слабожанко махсус хәрби операция сугышчылары һәм ветераннар өчен “Башкортстан Геройлары” кадрлар белем бирү программасында катнаша. Проект кысаларында ул дәүләт һәм муниципаль идарәне, икътисад һәм финансларны, илкүләм проектларны һәм башка модульләрне җентекләп өйрәнә.

– Мин ярты гомеремне медицинага багышладым, шуңа күрә минем өчен бу программа – бөтенләй яңа юнәлеш һәм кайчак авыр да. Проектта катнашучыларның барысы да – тыйнак кешеләр, үзләре турында аз сөйли, реаль эшләр, гуманитар ярдәм белән шөгыльләнә, балалар үстерә, биредә күпбалалы әтиләр күп, – ди Зинера.

Ул, шулай ук, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының республика филиалының с
оциаль координаторы һәм Русия Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәге инспекторы булып тора. Аның остазы – Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина.

– Безнең проектта бердәнбер хатын-кызлар тандемы барлыкка килде. Зинера Наил кызы белән иҗтимагый-сәяси эш алып барабыз, ул барлык утырышларда һәм гражданнарны кабул итүләрдә катнаша, минем белән шәһәр һәм районнарга чыга, – дип билгеләде ул.

Зинера Слабожанко 22 ел гомерен армиядә хезмәт итүгә багышлаган, шәфкать туташы булып эшләгән, Чечня, Сүрия һәм СВО фронтларында солдатларның гомерләрен саклап калган.
Ул алгы сызыктан дистәләгән яралыны алып чыккан, күп кенә сугышчыларның гомерен саклап калган.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас