+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 декабрь 2025, 04:45

Башкортстанда яугирләрне эшкә алу өчен квоталар билгеләнәчәк

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә кабул итү өчен квоталар билгеләргә ниятли.

Башкортстанда яугирләрне эшкә алу өчен квоталар билгеләнәчәкБашкортстанда яугирләрне эшкә алу өчен квоталар билгеләнәчәк
Башкортстанда яугирләрне эшкә алу өчен квоталар билгеләнәчәк

Башкортстан парламентының иҗтимагый иминлек, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре буенча комитеты «Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә кабул итү өчен квота билгеләү турында» закон проектын хуплады.

Закон проекты махсус хәрби операция зонасыннан өйләренә кайткан хәрби хезмәткәрләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итәргә тиеш. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, 100дән артык хезмәткәре булган эш бирүчеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларны мәҗбүри эшкә кабул итү өчен квота билгеләнә. Квота коллективның исемлектәге уртача саныннан 1 процентын тәшкил итә. Эш бирүче хәрбиләрне турыдан-туры да, мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча да эшкә урнаштыра алачак.

Парламент спикеры фикеренчә, Ватанны саклаучылар өчен эш урыннарын квоталау – социаль гаделлек мәсьәләсе генә түгел, ветераннарны гражданнар тормышына интеграцияләү ысулы да. Кайбер төбәкләр мондый практиканы кертте инде. Башкортстанда квоталар кертелгәч, 1100гә якын эш бирүче хәрбиләр өчен биш меңнән артык эш урыны булдыра алачак.

Депутатлар Законны декабрьдә көзге сессиянең йомгаклау утырышында кабул итәргә планлаштыралар.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас