Ул 17 минут эчендә ялгызы гына дошманның зур һәм катлаулы терәк пунктын басып алган. Әлеге каһарманлыгы өчен ул Русия Президентының Рәхмәте белән бүләкләнде һәм "Батырлык өчен" медаленә тәкъдим ителде.
Бу гамәл Денисның әти-әнисе, туганнары, райондашлары һәм ватандашларыбызның барысында да ихтирам һәм соклану уята. Мондый геройлар безне авырлыкларны җиңәргә рухландыра һәм чын патриотизм үрнәге булып тора.
Фото: ВК