+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 декабрь 2025, 07:20

"Сезнең хатлар безгә бик кирәк!"

Яугир мәктәпкә чәчәкләр гөлләмәсе тотып килгән.

"Сезнең хатлар безгә бик кирәк!""Сезнең хатлар безгә бик кирәк!"
"Сезнең хатлар безгә бик кирәк!"

ВДВ гаскәрләренең Матвей Пинск исемендәге 134нче танк батальоны яугирләре хатлар язып, посылкалар салучыларга чиксез рәхмәтләрен белдерә. Бер яугир кыска вакытлы ялга кайткан вакытында Уфа шәһәренең 86нчы гимназиясендә укучылар белән очрашты. Ул үзенә шәхсән ярдәм иткән хат язучы укучы кыз бала белән очрашты.

Бу гимназия укучылары ике ел элек СВОдагы яугирләргә хат язган булган. Бер кыз бала язган хат ВДВ гаскәрләрендә хезмәт итүче яугиргә эләгә һәм андагы сүзләр аның өчен талисманга әверелә. Яугир мөмкинлек булу белән үзенә хат язучы кызны табарга сүз бирә.

Сүзендә торып, ул гимназиягә дәрес вакытында килгән һәм кызга чәчәкләр бүләк иткән. Укучыларга сугышта бу хатларның ничек итеп үзләренә ярдәм итүе хакында сөйләгән.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас