+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 Декабря 2025, 09:00

Башкортстан яугире федераль проектта катнаша

Кибатлетика - реабилитацияләүнең «Ватанны саклаучылар» фонды, «Кибатлетика» берлеге һәм Русия дәүләт социаль университеты белән бергә гамәлгә ашыручы төп программаларының берсе.

Башкортстан яугире федераль проектта катнашаБашкортстан яугире федераль проектта катнаша
Башкортстан яугире федераль проектта катнаша
Реабилитация проектында катнашучылар арасында-махсус хәрби операция ветераны, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалының социаль координаторы Артем Мөхәррәмов та бар.

Әлеге проектта авыр имгәнүләр алган СВО ветераннары адаптив физкультура белән шөгыльләнә, киберхәвефсезлеккә өйрәнә, бассейнда йөзә, экскурсияләргә, мастер-классларга һәм башка активлыкларга йөри. Проектта катнашучылар протезлардан файдалану өчен яңа белемнәр ала, аларны тергезү чарасыннан яңа казанышлар өчен коралга әверелдерә.

Артем Мөхәррәмов сүзләренә караганда, курс тәмамлангач, проектта катнашучылар психология һәм адаптив физкультура буенча өстәмә белем алу турында сертификатлар алачак, бу аңа алга таба социаль координатор булып эшләүдә һәм башка ветераннар белән аралашуда ярдәм итәчәк.

«Кибатлетика» берлегенең тернәкләндерү проектын 2023 елда эшләтеп җибәрделәр. Ул тернәкләндерү программасын киңәйтү һәм яңа мәйданчыклар ачу хисабына интенсив рәвештә үсә. Проект буенча 300гә якын СВО ветераны комплекслы тернәкләндерү узган, ә ел ахырына кадәр аларның санын 500гә җиткерү планлаштырыла.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас