+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 декабрь 2025, 06:05

Батырлык ордены белән бүләкләнде!

“Башкортостан” мотоукчылар полкының Вафа Әхмәдуллин исемен­дәге разведрота взводы командиры урынбасары Радмир Байдәүләтов хәрби бурычын үтә­гәндә осталык үрнәге күрсәткән, нәтиҗәдә, Русия снайперлар төр­кеме дошман белән чираттагы алышта мөһим җиңүгә ирешкән.

Батырлык ордены белән бүләкләнде!Батырлык ордены белән бүләкләнде!
Батырлык ордены белән бүләкләнде!
“Башкортостан” мотоукчылар полкының Вафа Әхмәдуллин исемен­дәге разведрота взводы командиры урынбасары Радмир Байдәүләтов хәрби бурычын үтә­гәндә осталык үрнәге күрсәткән, нәтиҗәдә, Русия снайперлар төр­кеме дошман белән чираттагы алышта мөһим җиңүгә ирешкән.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы ачыклавынча, Радмир үз төркеме белән билгеләнгән урынга барып җиткәч, дроннар һәм ВСУ артиллериясенең көчле уты астына эләгә. Командир якташыбызны разведкага җибәрә. Ул ВСУ оборонасының “йомшак” урыннарын ачыклаган, алар турындагы мәгълүмат безнең снайперларга дошманның терәк пунктын юк итәргә һәм дошманнарны кулга алырга мөмкинлек биргән.
 
Сугышчан бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен Радмир Байдәүләтов Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас