Төбәк җитәкчесе уңайлы диваннар һәм чәй зонасы белән җиһазландырылган көтү зонасын, шулай ук психологлар һәм психологик ярдәм кабинетларын, инвалид сугышчыларга бирелә торган техник тернәкләндерү чаралары үрнәкләре куелган бүлмәне карады.
Моннан тыш, яңа бинада ДНК анализларын алу өчен кабинет, Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәге белгечләре тарафыннан СВО катнашучыларын кабул итү өчен бүлмә каралган, ишек яны пандуслар белән җиһазландырылган, машиналар өчен парковка оештырылган.
Ватанны саклаучылар гаиләләренең Гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсендә дә үз кабинеты барлыкка килде. Аның рәисе, Русия Герое Максим Серафимовның әнисе Алина ханым әлеге оешманың «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы белән актив хезмәттәшлек итүе турында сөйләде.
Филиал җитәкчесе Гөлнур Колсарина республика җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм, яңа бинага ихтыяҗ зур булачак, дип ассызыклады.
Фото: Башкортстан Башлыгы