

Русия милли гвардиясе гаскәрләренең Салават Юлаев исемендәге батальонның 30дан артык хәрби хезмәткәре Батырлык ордены, Жуков, I һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнде. Хәрби каһарманлыклары өчен бүләкләрне аларга «Идел» бригадасы командиры тапшырды.
Бүләкләнүчеләрнең берсе «Булыч» позывнойлы. Ул - актив хәрәкәтләр бүлекчәсе яугире. Яу яланында күрсәткән батырлыклары өчен Башкортстан батальоны хәрбие Батырлык орденына лаек булган.
"Безнең егетләрнең дәүләт бүләкләре - аларның югары мотивацияле һәм яхшы әзерлекле булуының тагын бер дәлиле. Һәм иң мөһиме - хәрби бәрелеш линиясендә югары нәтиҗәләргә республиканың тоемлы ярдәменнән башка ирешеп булмас иде. Шуңа күрә хәзер безнең яугирләр алдагы хәрби бурычларны үтәүгә ышанычлы әзерләнә", - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгының Милли гвардия гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе, Салават Юлаев исемендәге батальонны оештыру инициаторы Артур Йомагужин.
Моңарчы Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләре яу кыры зонасына Башкортстаннан китерелгән каеннарны утырткан иде.
Фото: "Башинформ"