+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 декабрь 2025, 06:00

Ярдәм өч төп юнәлеш буенча күрсәтелә

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 50дән артык ярдәм чарасы күрсәтелә.

Ярдәм өч төп юнәлеш буенча күрсәтеләЯрдәм өч төп юнәлеш буенча күрсәтелә
Ярдәм өч төп юнәлеш буенча күрсәтелә
Быел исемлек 11 яңа чара белән тулыландырылды. Төп өч юнәлеш - медицина реабилитациясе, социальләштерү һәм эшкә урнаштыру. Бу максатларга бүлеп бирелгән акча күләме ике тапкыр диярлек арттырылган - 30,8 млрд сумга кадәр. СВОдан кайткан өч меңнән артык яугирнең 78 проценты эшкә урнаштырылган, 86 проценты диспансерлау узган. Инвалид ветераннарга аерым игътибар бирелә. Алар өчен кул белән идарә ителә торган автомобильләр бирелә, торак адаптацияләнә. Адаптив спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла.

Комплекслы консультация һәм практик ярдәмне «бер тәрәзә» режимында тәэмин итү өчен барлык районнарда һәм шәһәрләрдә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм үзәкләре ачыла. Аларда бер мәйданчыкта хакимиятнең, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторларының, СВО ветераннары ассоциациясе вәкилләренең һәм башка иҗтимагый оешмаларның тырышлыгы берләшә.

Бүген урыннарда барлык таләпләргә тулысынча җавап бирә торган 20 шундый ярдәм үзәге уңышлы эшләп килә Президент кушуы буенча «Башкортстан геройлары» республика кадрлар программасын эшләтеп җибәрелде.
 
Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас