+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 декабрь 2025, 11:08

"Башкортстанга сөю - йөрәгемдә"

Башкортстанның Дуван районында туган Дмитрий Авдонин бу көннәрдә илнең барлык почмакларыннан үзенең хезмәттәшләреннән, туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар ала. Русия Президенты Владимир Путин аңа иң югары "Русия Герое" дигән исемне бирү турындагы указны имзалады.  

"Башкортстанга сөю - йөрәгемдә""Башкортстанга сөю - йөрәгемдә"
"Башкортстанга сөю - йөрәгемдә"

«Башинформ” хәбәрчесе хәрби белән очрашып сөйләшкән.

-Ни өчен Сез хәрби булырга карар кылдыгыз?

- Кайсы егет десантчы булырга хыялланмаган? Юк андый егет! Барысы да зәңгәр берет киеп йөрергә хыяллана иде, менә мин дә йөрәк кушуы буенча Рязань десант мәктәбенә укырга кердем. Мине, Ходайга шөкер, кабул иттеләр. Разведвзводта укыдым, юллама буенча Көньяк хәрби округына эләктем, анда җитәкче вазыйфаларны биләдем, Дагстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнаштым, хәзер менә СВОда.

- Сезне бүләкләүгә тәкъдим иткән вакыйгалар турында тулырак сөйләгез әле?

- Моны минем казанышым дип әйтә алмыйм, чөнки командир нинди генә «рэмбо» булмасын, сугышчылардан башка ул беркем дә түгел. Теләсә кайсы командирның уңышы - аның артында торучылар. Минем артта чын
баһадирлар тора иде. Артыма борылып карамаска да мөмкин идем, чөнки бу кешеләрнең чигенмәячәген һәм ахыргача сугышачакларын белә идем.

Тулырак: https://www.bashinform.ru/news/svo/2025-02-22/geroy-rossii-dmitriy-avdonin-lyubov-k-bashkirii-zaprogrammirovana-v-serdtse-4133099

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас