+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 Декабря 2025, 11:11

Генерал-майор Руслан Гарифуллин - Русия Герое!

Башкортстанда туган генерал-майор Руслан Гарифуллинга "Русия Герое" исеме бирелде. Бу хакта «Республика Башкортостан» гәзите хәбәр итә.  

Генерал-майор Руслан Гарифуллин - Русия Герое!Генерал-майор Руслан Гарифуллин - Русия Герое!
Генерал-майор Руслан Гарифуллин - Русия Герое!

Хәрби хезмәткәргә бүләкне Росгвардия директоры Виктор Золотов тапшырды.

“Генерал-майор Гарифуллин әлеге югары бүләкне махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен алды", — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Гарифуллинның нинди гамәлләре аны бүләкләүгә сәбәпче булганы аныкланмый. Гарифуллин махсус билгеләнештәге 116нчы аерым бригаданы җитәкли, аның составында Салават Юлаев исемендәге Башкортстан иреклеләреннән төзелгән ике батальон бар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас