Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, программа эшли һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.
"Потенциал бик яхшы. Егетләрдә ул бик зур. Әлбәттә, шикләр башта ук булды: сугышу — бер эш, коллективлар, тармаклар, зур компанияләр, яки хәтта төбәкләр белән җитәкчелек итү - икенче эш. Моңа һәвәслек кирәк. Бездә йөзләрчә мең егет сугыша һәм барысы да гражданкада мондый карьера төзергә омтылмый. Әмма кем тели, аның потенциалы, белеме, тәҗрибәсе бар яисә аны алырга әзер икән, дәүләт Ватан мәнфәгатьләре өчен көрәшергә әзер булуларын исбатлаган кешеләргә мондый мөмкинлекләр бирү өчен барысын да эшләргә тиеш», — диде Владимир Путин.
Президент төбәк җитәкчеләренә «Геройлар вакыты» программасын тиражлаулары өчен рәхмәт белдерде. "Барысы да килеп чыга. Бәлки, кыенлыклар бардыр. Әмма, тулаем алганда, программа уңышлы эшли», — дип билгеләде Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез: республикада быел февраль аеннан «Геройлар вакыты»ның дәвамы булган «Башкортстан Геройлары» программасы эшли башлады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрләргә СВОда катнашучылар һәм ветераннар өчен мөһим кадрлар проекты эшли башлавы турында игълан итте.
Фото: bashinform.ru