Гафури районының Бурлы авылы клубында бу көннәрдә кызу эш кайный. Гадәттә, монда музыка яңгырый, репетицияләр уза, ә хәзер кысаларга тарттырып куелган тукыма тасмалары кыштырдый.
Хәер, бу көннәрдә генә түгел, махсус хәрби операция башланганнан бирле авыл апалары җыелышып, мәдәният йортына маскировка челтәре үрергә йөри. Унбишләп апаның барысы да пенсионерлар.
– Соңгысында 10 челтәргә җитәрлек материал сатып алган идек. Бүген дүртенчесен үрәбез. Боларын алырга акчаны урындагы “Урожай” хуҗалыгы бирде. Акчаны үзебез дә җыябыз, мәчеттән дә бирәләр. Челтәр үрү өчен материалны “Озон”нан алабыз. Алай арзангарак төшә. Аннары районга илтеп бирәбез, алар олау белән СВОга алып китә, – ди Фәридә Хисмәтуллина. – Бүгенгә барлыгы 80 челтәр үреп озаттык. Сеткаларны җибәргәндә тартмага кәнфитләр дә салабыз. Алганда күңелләре күтәрелеп китсен әле дибез. Балалар бит инде алар. Менә әле Яңа елга бүләкләр әзерләү белән мәшгульбез. Татлы күчтәнәчләр җибәрергә планлаштырабыз. Ә, гомумән, солдатларга нәрсә кирәк, шуны тутырабыз: оекбашлар да бәйлибез, дарулар да алабыз.
Бу апаларның һәрберсенең диярлек туганымы, оныгымы – махсус хәрби операциядә. Кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар. Саймә апа Зәйнуллинаның оныгы Марсель әле яу кырында йөри. “Куллар арый, әлбәттә, без яшь түгел бит инде. Әмма түзәрлек. Оныгым өченче ел махсус хәрби операциядә. Борчылсам да, горурланам. Исән-сау булсын дип дога кылам. Аның өчен генә түгел – бөтен солдатлар өчен дә”, – диде 80 яшьлек Саймә апа. Күптән түгел Марсель икенче тапкыр ялга кайтып киткән. Апаның тагын бер оныгы Ростовта хәрби хезмәттә.
Бурлыда махсус хәрби операциядән кайтып, матур дөнья корган егетләр дә бар. Берсе кулсыз кайткан, әле хуҗалыкта тракторда эшли, бер кул белән эшләргә өйрәнгән. Икенчесенең үкчәсе юк, ул да эшсез утырмый.
“Егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез челтәрләрне. Бездән тагын нинди ярдәм була ала инде. Һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле. Алар өчен дога кылабыз. Хәзер салкыннар башлангач, бигрәк борчылабыз. Безнең хезмәт һәм догалар егетләрне саклар дип өметләнәбез”, – ди апалар.
Егетләрнең рәхмәтләре дә килеп җитә икән. “Дрон очып йөрде, безне күрмәде. Сез – безнең гомерне саклаучылар”, – дип рәхмәт укыйлар. Шуннан үзебезнең кирәклекне тоябыз, тагы да дәртләнебрәк эшкә керешәбез!” – ди алар. Чыннан да, көн дә клубка килеп челтәр үреп, уртак җиңүгә үз өлешен кертүче Рима Абдрахманова, Җәвидә Сәлимҗанова, Флүзә Нәфыйкова, Римза Якупова һәм башка изге йөрәкле апаларны рухландыра торган сүзләр бу.
Һәр тартманы тутырганда соңгысы булсын дип теләкләрен әйтә-әйтә, догаларын укып салалар. Кызганычка каршы, әлегә тартмаларны тагын ачарга туры килә. Ләкин тиздән җиңү килеп җитәчәгенә ышана алар. Ихлас теләкләренә күңел җылысын да кушып үргән челтәрләр дошман коралына калкан булып, ир-егетләребез тиз арада җиңү яулап туган якларына, гаиләләренә кайтсын иде!