+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 декабрь 2025, 20:00

Әсәрләрдә - ил вәзгыяте

Бүген Язучылар берлегендә “Батыр яуда сынала” әдәби конкурсын йомгаклау чарасы узды.


Конкурсны "Тулпар" республика яшьләр  журналы һәм Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе оештырса, проектның ярдәмчесе булып Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары чыгыш ясады.
Әдәби бәйге СВОда батырларча һәлак булган, “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән Айдар Тимерханов истәлегенә багышланып, аның әнисе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Илеш районының “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимованың матди ярдәме белән оештырылды.
Конкурста Башкортстанның 18 район һәм шәһәреннән өч дистәгә якын язучы катнашкан. Авторларның иң яшенә – 28, иң өлкәненә – 88 яшь. Конкурска тәкъдим ителгән шигырь һәм хикәяләр “Тулпар” журналы битләрендә һәм журналның сайтында дөнья күрде. Алар барысы да махсус хәрби операция темасына багышланган.
Чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина, Башкортстан Республикасы башкорт хатын-кызлары оешмасы рәисе урынбасары Ирена Колсарина һәм башкалар  катнашты.
– Каләм ияләре һәрвакыт үз дәверенең торышын, тарихын әдәби әсәрләрдә язып калдырган. Кешеләрнең кичерешен, аларның рухи дөньясын шул әсәрләр аша беләбез. Бүген илебездә СВО барган чорда күп конкурслар уза. Шуларның берсе “Тулпар” журналында үтте. Бу бик кирәкле бәйге дип уйлыйм. Ватан тойгысы, әни кешенең кичерешләре, бала кадере – болар Гөлфинә апа Сәлимовага, башкаларга караганда, ныграк та тәэсир итәдер. Аның улының рухы шат булсын! Әлеге конкурста җиңүчеләрне ихлас котлыйм! Әйтергә кирәк, Башкортстандагы татар әдәбияты үсешендә “Тулпар” журналы һәм анда хезмәт куючы Илдус Фазлетдинов, Мөнир Вафин, Дилбәр Булатованың өлеше чиксез зур, – диде Айгиз Гыйззәт улы чараны ачып.
Башкортстан Республикасы башкорт хатын-кызлары оешмасы рәисе урынбасары Ирена Колсарина Гөлфинә Сәлимовага Рабига Кушаева исемендәге “Хатын – кыз-милләт анасы” медален тапшырды һәм башкортларның җиңү символына әверелгән француз яулыгы бүләк итте.
Ирена Колсарина Башкортстан республикасының “Ватанны саклаучылар” фонды җитәкчесе, башкорт хатын-кызлары оешмасының рәисе, Русия халыклары ассамблеясенең Башкортстан төбәк җитәкчесе, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсаринаның сәламләү сүзләрен җиткерде һәм болай диде: “Әлеге конкурсның иганәчесе, аны үткәрүгә идея биргән, безнең оешманың иң югары бүләгенә лаек булган милләт әнисе Гөлфинә Мирзаян кызына, бәйгене тормышка ашыруда үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Батырларыбызны туган илебезгә җиңеп кайтуын телибез!”
Әйе, сугыш һәрвакыт аяусыз, канкойгыч, куркыныч сурәтләр аша чынбарлыкка аша. Чәчәктәй гомерләр сугыш яланнарында өзелә, әти-әниләрнең газизләре башларын яуда сала, балалар – ятим, хатыннар тол кала. Чарада СВОда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алгач,
Айрат хәзрәт яу яланында һәлак булучылар рухына атап, яралыларның терелүен, бүген СВОда катнашучы сугышчыларыбызга исән-сау кайтуын, илебезгә иминлек урнашуын теләп, аять-догалар укып ишеттерде.
Чарада туган илгә сөю, ватанпәрвәрлек темасына багышланган җырларны Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, танылган композитор, автор-башкаручы Роза Якупова башкарса, конкурска килгән шигырьләрне, хикәяләрдән өзекләрне Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резеда Фәхруллина күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, үзәкләргә үтеп керердәй итеп укыды. Конкурста катнашып, җңүчеләр арасында булучы “Башкортстан кызы” журналы хезмәткәре Айзилә Мортаева да сәхнәдән үзенең шигырен укып ишеттерде.
Конкурсның иганәчесе Гөлфинә Сәлимова бәйгедә катнашучы иң өлкән яшьтәге Дилә апа Булгакова, яугир аналары яисә дәү әниләре Рита Солтанова, Надежда Гомәрова, Тәнзилә Исәнбирдина, Мәсүфә Әюпова, Сания Шәриповага махсус бүләкләр өләште һәм бер төркем иҗатчыларны “Тулпар” журналына яртыеллык абонемент белән бүләкләде.

Шулай ук, конкурсның һәр номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде.
Ә инде конкурсның шигърият номинациясендә җиңүче дип Инсур Мөсәнниф табылды. 1нче дәрәҗә диплом һәм акчалата премияне җиңүчегә “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов тапшырды.
Чәчмә әсәр номинациясендә беренче урынны Дилбәр Исраева яулады. Җиңүче бүләген Язучылар берлеге рәисе, язучы Айгиз Баймөхәммәтов кулыннан алу бәхетенә иреште.
Чараны Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары, Башкортстанның атказанган артистлары Вилдан Мисбахов белән Айнур Баянов алып барды.
Гадәттә, бүләкләү чаралары тантаналы рәвештә уза һәм анда шатлыклы рух була. Бүгенге кичәдә бүләкләүләр булса да, кешеләрнең күңелендә борчылу, күзләрендә моңлы караш сизелә иде.
Ә инде күз карасыдай саклап үстергән, җил-давыллардан курчалап тәрбияләгән, йөрәк бәгыре булган улының исемен мәңгеләштерү йөзеннән шушы конкурсны, чараны үткәрүдә күп көч салган Гөлфинә апаның йөзендә кара кайгы, җан әрнүе чалымнарын искә алмый калган кеше булмагандыр. Батырларыбызның яуда сыналулары туктап, алар тыныч тормышка тизрәк кайтсын иде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас